В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сәламәтлек үзенчәлекләре булган атлетлар арасында 18 спорт төре буенча ярышлар Татарстан башкаласында 21-27 нче гыйнварда узачак.
Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче гыйнвар, Юлия Летникова). Татарстан Республикасыннан Россия Махсус Олимпиадасы программасының «Бердәм уеннар»ында психик тайпылышлары булган 95 спортчы катнаша. Спортның 18 төре буенча ярышлар Казанда 21-27 нче гыйнварда узачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр ителде.
Видеоконференцэлемтә режимында брифингта катнашучыларга Россия Махсус Олимпиадасы президенты Ольга Слуцкер мөрәҗәгать итте. «Казанда шундый масштаблы ярышлар уздырырга мөмкинлек бирүче бик зур һәм заманча спорт инфраструктурасы бар. «Бердәм уеннар»ны көтәләр, аларга ышаналар. Аларны уздыру Россиядә, бигрәк тә Татарстанда инклюзив җәмгыять үсешенә этәргеч бирәчәк. Турнир республикага интеллект үзенчәлекләре булган кешеләрне адаптацияләү һәм социальләштерү өлкәсендә тәҗрибә, анализ һәм эш методикалары буенча дөньяда алдынгы урыннарның берсен алырга мөмкинлек бирәчәк. Бу уникаль тәҗрибә, ул бөтен Россия өчен мирас булачак», – диде ул.
«Бердәм уеннар» Казанда Беларусьтан һәм Россиянең 59 төбәгеннән 2184 катнашучыны берләштерәчәк. Иң күп гаризалар Мәскәү, Татарстан, Санкт-Петербург, Свердловск өлкәсе һәм Башкортстан спортчыларыннан килгән. Ярышларда сәламәтлек үзенчәлекләре булган 1552 атлет катнашачак. Аларга бадминтон һәм юнифайд-бадминтон, баскетбол, карйөргечтә йөгерү, тау чаңгысы, сноуборд, дзюдо, җиңел атлетика, чаңгы ярышлары, өстәл теннисы кебек 18 спорт төре буенча күнекмәләр күрсәтергә кирәк. Җәйге һәм кышкы спорт төрләре буенча ярышлар беренче тапкыр бер турнир кысаларында узачак. «Бердәм уеннар»ны үткәрүдә 404 спорт судьясы һәм 878 волонтер ярдәм итәчәк.
«Бердәм уеннар» даими рәвештә Физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә психик яктан бозылган кешеләрне җәлеп итү өчен уздырыла. Шуңа күрә ярышларда җиңүчеләр билгеләнмәячәк, һәр катнашучы истәлекле медаль алачак.
Татарстан спортчыларын әзерләү турында сөйләгәндә, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты студентларының коррекция белгечлекләре буенча белем алуларына игътибар итте. Моннан тыш, О.Слуцкер Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе белән берлектә коррекцион тренерлар һәм педагогларны укыту программасы эшләнгәнен өстәде. Бер ел эчендә 1000 гә якын кеше укыган, 2 ел эчендә программа 3 мең белгечне колачлар дип планлаштырыла.
Х.Шәйхетдинов сүзләренчә, спортчылар Татарстанга 21 нче гыйнварда киләчәк, ә икенче көнне «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә Уеннарны ачу тантанасы булачак. Ярышлар 23-26 нчы гыйнварда уза, ә 27 нче гыйнварда уеннарда катнашучыларны озатачаклар. «Бердәм уеннар» трансляциясе «Матч страна» телеканалында оештырылачак. «Уеннарга әзерлек барышында без кешеләрнең ярышлар белән актив кызыксынуларын, аларда кемнәр катнашуын, ничек заявка бирүен күрдек. Казанга ышаныч белдергәнегез өчен рәхмәт», – диде ул.
Турнирлар 14 мәйданчыкта оештырылачак, ә ярышлар вакытында атлетлар һәм аларның вәкилләре Универсиада Авылында һәм «Свияжские холмы» курортында урнашачак. ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сүзләренә караганда, Уеннарга әзерлек вакытында барлык җәлеп ителгән инфраструктура спортчылар өчен иминлек һәм уңайлыкларга тикшерелгән. «Оештыру комитеты барлык булган кимчелекләрне бетерде, шулай ук медицина учреждениеләренең «Бердәм уеннар» катнашучылары һәм вәкилләре белән хезмәттәшлек режимнары җайга салынды. Без тулы күләмдә әзер», - дип ассызыклады ул.
Х.Шәйхетдинов «Бердәм уеннар» Россиядә 20 елдан артык булган махсус олимпиада хәрәкәтен саклап калырга тиеш, дип өстәде. Бүгенге көндә ул 130 меңнән артык баланы һәм өлкән кешеләрне берләштерә. Татарстанда хәрәкәт бүлеге 2017 елда ачылган һәм анда 5 меңнән артык катнашучы исәпләнә.