Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.06.2024, 12:06

Ольга Серябкина Яшьләр көнендә «УРАМ» экстрим-паркында чыгыш ясаячак

29 июньдә мәйданчыкта мастер-класслар, ярышлар һәм башка активлыклар узачак

«УРАМ» экстрим-паркында 29 июньдә Яшьләр көне билгеләп үтеләчәк. Казанлыларны мастер-класслар, ярышлар, мәгариф һәм башка тематик мәйданчыклар көтә. Ә хедлайнер булып концертта Ольга Серябкина чыгыш ясаячак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә башкарма комитетта балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина хәбәр итте.

«Яшьләр сәясәтен һәм яшьләр өчен мөмкинлекләрне үстерү белән бәйле безнең стратегиябез максатларының берсе – мәктәпләрдә, югары уку йортларында һәм урта махсус уку йортларында сыйфатлы белем алу, – дип ассызыклады Илсур Метшин. – Яңа иҗтимагый киңлекләр, парклар һәм скверлар формалаштырып, без һәрвакыт халкыбызның бу өлешенә дә уңайлы булсын дип уйлыйбыз».

Шәһәр башлыгы сүзләренчә, төп максат – яшьләр шәһәрне яратсын өчен барысын да эшләргә кирәк, үсәргә һәм гаиләләр төзергә теләк булдырырга.

Илсур Метшин искә төшергәнчә, 2007 – 2008 елларда ук халыкара экспертлар белән эштән соң Казанны куәтле белем бирү үзәге буларак үстерү карары барлыкка килде,

«Ул вакытта читтән 3% студент иде. Ә бүген инде укучыларның, абитуриентларның өчтән бере Татарстаннан түгел. Шул исәптән, якындагы һәм ерак чит илләрнең 92 иле. Без алга таба да бу юнәлештә эшләргә ниятлибез. Яшьләр көнендә дә яхшы бәйрәм белән сөендерергә тырышабыз», – дип  йомгаклады мэр.

Алия Заһидуллина сөйләгәнчә, Яшьләр көнендә казанлыларны «УРАМ» экстрим-паркында 10:00 нан 22:00 гә кадәр көтәчәкләр. Программада: эшкәртелгән пластик капкачлардан карабин әзерләү һәм эшкәртелгән кәгазьдән открыткалар ясау буенча мастер-класслар һәм башкалар.

Иҗтимагый киңлектә волейбол, воркаут һәм өстәл теннисы буенча ярышлар узачак, гаилә кыйммәтләренә, грант конкурсларына һәм форум кампанияләренә багышланган белем бирү һәм тематик мәйданчыклар ачылачак.

Оештыручылар шулай ук төрле яшьтәге яшьләр өчен активлык һәм шәһәрнең яшь артистлары белән концерт программасы әзерләделәр.

Яшьләр көне алдыннан, 26 июньдә, «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгында яшьләр сәясәтенең иң яхшы хезмәткәрләрен, яшь укытучыларны, яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләрен бүләкләячәкләр.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе 24.06.2024
Видеорепортаж
24.06.2024 12:17
Гомумшәһәр мәктәп чыгарылышы 28 нче июньдә «Татнефть Арена»да узачак
Барлык яңалыклар