Казан шәһәре Думасының сессия утырышы барышында Татарстан башкаласының төп документына үзгәрешләр кертү карары кабул ителде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель, Ксения Швецова). Бүген Казанның 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясен гамәлгә ашыруның беренче нәтиҗәләре турында сөйләшкәндә ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин цифр икътисадына игътибарны юнәлтергә һәм докуметны заманча технологияләр үсешенә туры китереп редакцияләргә тәкъдим итте.
Олег Пелевин искәртеп киткәнчә, Казан шәһәренең һәм гомумән Татарстан Республикасының үсеше стратегиясенә үзгәрешләр кертү мөмкинлеге бар. Бу хәзерге вакытта бик актуаль.
Республика үсешенең төп юнәлешләре булып нефтегазхимия комплексы, машинатөзелеше, энергетика һәм авыл хуҗалыгы тора. Уңай икътисади климат булдыруда бизнес өчен үсеш алган инфраструктура – аерым икътисади зона, индустриаль парклар һәм мәйданчыклар булдыру – зур әһәмияткә ия.
Яңа үсеш ноктасы булып узып китү үсеше территориясе тора, аны булдыру Татарстан үсеше стратегиясендә каралмаган иде. О.Пелевин фикеренчә, әлеге проектларны гамәлгә ашыру республика һәм аның башкаласына дөнья базарында динамикалы үсеш алырга ярдәм итәчәк. “Безнең өчен барлык мөмкинчелекләрне дә файдалану мөһим. Башка төбәкәләр һәм шәһәрләр дә бер урында тормый. Безгә үзебезнең стратегияләргә генә түгел, ә башка илләрнең, төбәкләрнең уңай тәҗрибәсенә нигезләнергә кирәк”, - диде О.Пелевин.
Бүгенге көндә Татарстан һәм гомумән Россиянең күпчелек компанияләре технологик карарларны башка илләрдәгечә кулланмыйлар. “Бүгенге көндә без дөньяның алдынгы илләреннән кардиналь рәвештә артта калабыз. Компанияләрне стимуллаштыру өчен бернинди дә карарлар кабул ителмәсә, безгә дөнья базарында чикләнергә туры киләчәк”, - диде ТР икътисад министры урынбасары.
Бүгенге көндә Татарстанда яшь буыннар өчен яңа таләпләргә җавап бирә торган белем бирү мохитен үстерү эшенә керештеләр. Бу яшьләр үзәге нигезендә башкарыла. Доклад ясаучы фикеренчә, бу Татарстанга зур адым алга атларга ярдәм итәчәк. “Казан – республикабызның башкаласы, социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре буенча ул гел алдынгы урыннарда булырга тиеш”, - диде О.Пелевин.
Шулай ук, О.Пелевин муниципаль ара элемтәләрне үстерүгә, республиканың районнары һәм шәһәрләре белән уртак проектларны гамәлгә ашыруга һәм Татарстан үсешенең стратегиясе өстендә бердәм эшләүгә күбрәк игътибар бирергә тәгъдим итте. Казан Мэры Илсур Метшин республика һәм шәһәр үсеше стратегияләрен гамәлгә ашыру барышында хезмәттәшлек идеясен хуплады, һәм район башлыкларына һәм шәһәр бүлекчәләре җитәкчеләренә документның төп юнәлешләре буенча республиканың ведомстволары белән даими хезмәттәшлек җайларга йөкләде.