Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.03.2024, 13:04

Олег Матыцин: «Киләчәк уеннары» бөтен дөньяның байлыгына әверелде»

Турнир Казанда 21 нче февральдән 3 нче мартка кадәр узды

Фото: Денис Гордийко

Казанда 21 нче февральдән 3 нче мартка кадәр узган «Киләчәк уеннары» беренче мультиспорт турниры бөтен дөньяның байлыгына әверелде. Әлеге фикерне РФ Спорт министрлыгы башлыгы Олег Матыцин Бөтендөнья яшьләр фестивале кысаларында уза торган «Знание» җәмгыяте марафонында җиткерде.

«Бу – Россиянең генә түгел, ә бөтен дөньяның байлыгы. «Киләчәк уеннары» проектына карата инде күп кенә илләр кызыксынуларын белдерделәр. Ләкин без биргән импульс – иң беренчесе. Проект үзеннән үзе тумады. СССР һәм Россия Федерациясендә кешеләр арасында бер-берсенә һәм спортның мөһим өлеше булуына хөрмәт культурасы формалашуы моңа сәбәп булып тора», – дип китерә ТАСС министр сүзләрен.

Моңа кадәр дә масштаблы форумнар, фестивальләр, дөнья чемпионатлары, Сочида һәм Мәскәүдә Олимпия уеннары уздырылуын билгеләп үтте ул. «Киләчәк уеннары»н оештыра башлагач, халыкара ярышлар үткәрү тәҗрибәсенең уңай тәэсир итәчәген аңладык. Без спорт аша планета буйлап тыныч йөрешне дәвам итәбез», – диде Олег Матыцин.

Исегезгә төшерәбез, «Киләчәк уеннары»н ачу тантанасында Россия президенты Владимир Путин чыгыш ясады. Үз чыгышында дәүләт башлыгы ТР башкаласында чараны оештыруның югары дәрәҗәсен билгеләп үтте һәм шәһәрдә халыкара ярышларга спорт инфраструктурасы һәрвакыт яхшы итеп әзерләнүен ассызыклады.

Турнирны ачу тантанасы Казанда башка илләрнең лидерларын җыйды, алар арасында Белоруссия президенты Александр Лукашенко, Казахстан лидеры Касыйм-Җомарт Токаев, Кыргызстан башлыгы Садыйр Җапаров һәм башкалар бар иде.

«Киләчәк уеннары»нда 107 илдән, шул исәптән Франция, Испания, АКШ, Италия, Бразилия һәм Португалиядән спортчылар катнашты. Ярышлар 21 дисциплина буенча уздырылды. Ярышларның трансляцияләре 2 миллиардтан артык карау җыйды.

Барлык яңалыклар