Туристлар күбесенчә транспорт, кунакханәләр, матчларга билетлар алу белән бәйле сораулар биргән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июль, Алсу Сафина). 1 июньнән 15 июльгә кадәр Казанда Туризм үсешенә булышлык итү комитеты нигезендә урнашу чараларын броньлау һәм күзәтү үзәге һәм футбол буенча дөнья чемпионаты мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләде. Мундиаль көннәрендә Казанның Туризм үсешенә булышлык итү комитетының кайнар линиясенә 700-гә якын шалтырату килгән, дип хәбәр итте комитет директоры Дарья Санникова эшлекле дүшәмбедә.
Шалтыратучылар күбесенчә транспорт, кунакханәләр, матчларга билетлар алу белән бәйле сораулар биргән. Шалтыратучыларның 70% Россия гражданнары булган, 30% - чит ил туристлары, нигездә, Латин Америкасыннан һәм Ираннан.
Искәртергә кирәк, футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында Казанга 300 мең турист килгән, аларның 65% - чит илләр вәкилләре.
Җанатарлар уңайлылыгы өчен матч көннәрендә һәм уеннан соң икенче көнне Казанда “Казан Аренада” уйнаган командалар илләренең илчелекләре эшләде. Ә туристларны шәһәр белән таныштыру өчен рус, татар, инглиз, испан һәм кытай телләрендә мобиль аудиогид эшләнде.
Мундиаль көннәрендә Казанда төрле чаралар үтте.