Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.09.2019, 16:00

Казанның 4800-гә якын яшүсмере «Күңелле җәй» социаль проектында катнашты

Җәй дәвамында проект кысаларында Казанның «Гулливер» һәм «Дәрвишләр» скверларында «Hobby-box» универсаль мобиль яшүсмерләр клубы эшләде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы сентябрь, Алинә Бережная). Казанның 4800-гә якын яшүсмере «Күңелле җәй» («Нескучное лето») социаль проектында катнашкан. Җәйге каникуллар вакытында өйдә калган укучылар өчен яшьләр-яшүсмерләр клубларында, ишегалларында, паркларда һәм скверларда чаралар, мастер-класслар, кызыксыну буенча очрашулар, төрле юнәлешләр буенча тренинглар үткәрелде. Проектның нәтиҗәләре турында эшлекле дүшәмбе вакытында Казанның Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов сөйләде.

Җәй дәвамында «Күңелле җәй» проекты кысаларында Казанның «Гулливер» һәм «Дәрвишләр» скверларында «Hobby-box» универсаль мобиль яшүсмерләр клубы эшләде. Анда иҗат белән шөгыльләнү, туплы уеннар, шашка, шахмат һәм башка бик күп уеннар өчен кирәк-яраклар саклана, ул мастер-класслар, тренинглар уздырырга һәм ишегалды уеннары оештырырга мөмкинлек бирә.

Клублар җәй дәвамында дүшәмбедән шимбәгә кадәр 15.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр оештырылды. Хобби-бокслар эшләү дәверендә 100-гә якын күчмә мәдәни-ял һәм спорт чаралары үткәрелде, дип сөйләде А.Фәизов.

Август аенда 10 яшьләр-яшүсмерләр клубы ачылу уку елы башына чын бүләк булды. Капиталь төзекләндерү республика программасы кысаларында алар тулысынча ремонтланды һәм яңа җиһазлар белән җиһазландырылды. Яшьләр-яшүсмерләр клублары яңа тормыш алды: «Олимп» (Чуйков ур., 22), «Дружба» (Мусин ур., 70), «Ника» (Восстание ур., 59), «Радость» (Гаврилов ур.,15), «Арлекино» (Ямашев пр., 94), «Долина» (Ямашев пр., 28), «Орион» (Әмирхан пр., 8а), «Казан» Губкин ур., 4), «Алиса» (Зорге ур., 61).

«Һәр клуб яңарды һәм үзгә концепциягә ия булды, чүлмәк ясау осталыгы, әвәләп ясау осталыгы, «бьюти-студия», киноиндустрия, карикатуралар һәм сәнгать иҗаты студиясе, волонтерлар штабы һәм коворкинг кебек заманча юнәлешләр ачылды», – дип сөйләде А.Фәизов һәм яңа юнәлешләр ачылу нәтиҗәсендә әлеге клубларда тәрбияләнүчеләрне колачлау 53%-ка – 360-тан 550 кешегә кадәр артты, дип өстәде.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 16.09.2019
Видеорепортаж
16.09.2019 10:33
Бу җәйдә Казанда 30 меңгә якын бала лагерьларда һәм шифаханәләрдә ял итте
Барлык яңалыклар