Мөрәҗәгатьләр арасында – аншлаглар урнаштыру, яңа тукталышлар булдыру, җәмәгать транспорты маршрутларының хәрәкәт схемасына үзгәрешләр кертү үтенече һәм башкалар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче февраль). Казан транспорт комитетының кайнар линиясенә 2020 елда җәмәгать транспорты пассажирларыннан 26 мең 621 шалтырату кергән. Чагыштыру өчен, 2019 елда кайнар линия телефонына 32 мең 113 пассажир мөрәҗәгать иткән. Мөрәҗәгатьләр арасында – аншлаглар урнаштыру яки төзәтү, яңа тукталышлар оештыру, җәмәгать транспорты маршрутларының хәрәкәт схемасына үзгәрешләр кертү үтенече һәм башкалар.
Кайнар линиягә йөздән артык рәхмәт килде. Кайнар линия диспетчерлары җәмәгать транспортында онытылган әйберләр турында да хәбәрләр кабул итте. Кыска гына вакыт эчендә автобус, трамвай, троллейбус һәм метрода пассажирлар оныткан 400 әйберне табып, кире кайтаруга ирешкәннәр.
Шулай ук кайнар линиягә үтенечләр һәм тәкъдимнәр дә килде. Мәсәлән, пассажирлар 11 тукталышта аншлаг урнаштыруны яки төзәтүне сораган, 33 мөрәҗәгать яңа тукталышлар оештыру яки гамәлдәгеләрен үзгәртү үтенече белән бәйле. 60 пассажир җәмәгать транспорты маршрутлары хәрәкәте схемасына үзгәрешләр кертүне сораган. 24 үтенеч яңа маршрутлар ачу мәсьәләсен карау тәкъдиме белән бәйле. Шулай ук пассажирлар кайбер кондукторлар белән транспорт картасын кичектерелгән тулыландыруны активлаштыру буенча өстәмә инструктаж үткәрүләрен сорады. Җәмәгать транспортының эш режимы буенча 192 мөрәҗәгать килгән. Барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкә алынды.
Шикаятьләр дә килде. Аерым алганда, пассажирлар эш вакытында телефоннан сөйләшкән яки пассажирлар утыртканда һәм төшергәндә хокук бозган машина йөртүчеләрдән зарланды. Һәр мөрәҗәгать буенча тикшерүләр булды, предприятиеләрдә хезмәткәрләр белән өстәмә инструктажлар үткәрелде. Хезмәт дисциплинасын бозган хезмәткәрләр дисциплинар җаваплылыкка тартылган, дип хәбәр ителә Казанның транспорт сайтында.
«Кайнар линия – ул пассажирлар белән элемтәнең оператив каналы. Кемдер билгеләнгән пунктка ничек барып җитү турында белешеп шалтырата. Кемдер нинди дә булса кисәтү буенча тәртип урнаштыруны сорый. Кемдер рәхмәт белдерә һәм җәмәгать транспорты хезмәткәрләрен билгеләп үтүләрен сорый. Пассажирлар белән кире элемтә бик мөһим», – дип хәбәр итте «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе директоры Евгений Попов.
Пассажирлардан барлык шалтыратулар Казан Транспорт комитетының кайнар линия телефонына +7(843)275-30-50 номеры буенча кабул ителә.
2020 елда Казанда яшәүчеләр һәм кунаклар җәмәгать транспортында 183,4 млн. сәфәр кылган.