Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче июль). Казанда Ульянов-Ленин урамы буенча хәрәкәтне чикләү дәвам итә. Тиешле боерык Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгының
28 нче номерлы санында басылып чыкты.
2023 елның 26 нчы июненә кадәр Ульянов-Ленин урамы буенча 24 нче номерлы бина янында автомобиль транспорты хәрәкәте чикләнәчәк.
Бу 1887 елда Владимир Ленин яшәгән йорт территориясендәге эшләр белән бәйле.