В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу квартал эчендә җылылык челтәрләре төзү белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
Шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, 15 нче февральгә кадәр Пригородная урамы буенча Лебедев урамының 4 нче бинасыннан 4 нче бинаның 1 нче корпусына кадәрге участокта машина юлы өлешчә ябык булачак.
Шулай ук Пригородная урамының башка участокларында хәрәкәтне этаплап чикләү планлаштырылган. Бүгенге көннән 13 нче февральгә кадәр Лебедев ур., 4 адресы буенча урнашкан административ бина каршында җирле юл тулысынча ябылган.
20 нче гыйнвардан 23 нче гыйнварга кадәр машина юлы өлешчә ябылачак һәм Лебедев ур., 4 адресы буенча урнашкан административ бина янындагы җирле юлны (Тимер Юл урамына таба юнәлештә) тулысынча ябачаклар.
27 нче гыйнвардан 29 нчы гыйнварга кадәр Лебедев ур., 4 адресы буенча Холмовая урамы юнәлешендә барганда хәрәкәт өлешчә чикләнәчәк.