Бу икенче метро линиясе төзелеше зонасыннан җылылык челтәрен чыгару белән бәйле.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче гыйнвар). Казанда Фучик урамындагы хәрәкәтне чикләү озайтылды. Бу метроның икенче линиясе төзелеше зонасыннан җылылык челтәрен чыгару белән бәйле, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.
28 нче февральгә кадәр Фучик урамындагы 145а һәм 149 номерлы йортлар арасында җирле юл ябык. Шулай ук бу биналар янында җәяүлеләр өчен тротуар һәм машиналар йөрү өлешчә ябык булачак.