В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу квартал эчендәге җылылык челтәрләрен капиталь ремонтлау белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче июнь). Казанда Әхтәмов урамы буенча хәрәкәтне чикләү ай ахырына кадәр озайтыла. Бу квартал эчендәге җылылык челтәрләрен капиталь ремонтлау белән бәйле, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
21 нче июньнән 30 нчы июньгә кадәр Әхтәмов урамындагы 19 нчы номерлы йорттан 24 нче номерлы йортка кадәр хәрәкәт итү өлеше һәм тротуар өлешчә ябылачак.