В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу Универсиада Авылы янындагы боҗрада яңгыр сулары канализациясе челтәрләрендә ремонт-торгызу эшләре белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче декабрь). Казанда Оренбург тракты буйлап автомобиль юлы участогында, аерым алганда, Универсиада авылы янындагы боҗралы хәрәкәт белән кисешкән урында хәрәкәтне чикләү озайтылды. Тиешле документ шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
15-нче декабрьгә кадәр хәрәкәт студентлар поликлиникасы урнашкан Оренбург тракты буенча 95-нче номерлы бина янында чикләнгән. Боҗраның бер өлеше ябык – транспорт шәһәр үзәгеннән аэропорт ягына гына уза ала, Парин урамы ягына хәрәкәт туктатылган.
Исегезгә төшерәбез, Казанның Дәүләт автоинспекциясе Парин, 1 нче Калининград, Камай урамнарына бару өчен 2 нче Тура, Карбышев урамнары аша маршруттан файдаланырга киңәш итә.
Парин, Дубравная, Камай, Сыртланова урамнары юнәлешендә хәрәкәт итү өчен Танк, Мәүлетов урамнары аша узарга кирәк.
Бертуган Батталовлар урамы юнәлешендә хәрәкәт итү һәм шәһәрдән чыгу өчен маршрутны Мәүлетов урамы, Җиңү проспекты, Оренбург тракты аша сайларга кирәк.
Рауис Гәрәев, Бертуган Батталовлар урамнары юнәлешенә хәрәкәт итү өчен Мәүлетов урамы, Җиңү проспекты, Оренбург юлы аша узарга мөмкин.
Бертуган Батталовлар урамына таба хәрәкәт итү өчен – Оренбург тракты һәм Танк боҗрасы аша китәргә була. Хәрәкәт схемаларын сылтама буенча карарга мөмкин.