Профессор Татьяна Шилова күз сәламәтлеген саклау буенча киңәшләр бирде
Фото: Марат Мөгыйнов
Хәзерге вакытта дөрес туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше модасы киң таралган. Баланслы диета, витаминнар куллану күрү сәләтен яхшырта яки начарланудан саклый аламы?
- Әлбәттә, физик активлык һәм баланслы туклану организмның гомуми торышына, шул исәптән күз сәламәтлегенә уңай йогынты ясый. Ләкин, булган авыруларны гади ризык белән дәвалау мөмкин түгел. Бу очракта без профилактика турында сөйләшә алабыз. Рационда витаминнар, микроэлементлар һәм антицианидлар (карлыган, кишер, чикләвек, майлы сортлы балык, йомырка) җитәрлек булырга тиеш. Антиоксидантларга, омега өчкә, май кислоталарына, лютеинга, зеаксантинга бай ризыклар катаракта үсеше һәм макуланың яшь буенча дегенерациясе куркынычын киметергә мөмкин.
Биоөстәмәләргә күз челтәр катлавы дистрофиясе һәм катаракта өчен дәвалау препаратлары буларак өмет итәргә ярамый. Әлеге очракларда медикаментоз һәм хирургик дәвалау кулланыла. Бу аеруча катарактага кагыла. Күп кеше күз ясмыгын ачык итәргә ярдәм итә торган тылсымлы дару бар дип уйлый. Бүгенге көндә андый препаратлар юк. Катаракта хирургик яктан уңышлы дәвалана – томанланган күз ясмыгын ясалма линзага алыштыралар. Кайвакыт ясалма линза искиткеч оптик нәтиҗә бирә һәм кешене күзлекләрдән коткара ала.
Компьютер артында гел утырган кешеләрнең күрү сәләте начараймасын өчен нишләргә? Күзгә махсус күнегүләр бар, ләкин күрү начарланмасын өчен башка ысуллар бармы?
- Без күз йөкләнешенә паузалар ясарга, 20-20-20 кагыйдәсен үтәргә киңәш итәбез. Экран артында утырганда һәр 20 минут саен 20 секундка игътибарны читкә юнәлтергә һәм 20 фут ераклыктагы (алты метр) объектка карарга кирәк. Бу күз эчендәге мускулның ял итү мөмкинлеге булсын өчен файдалы. Киеренкелек һәм ял итү паузаларын чиратлаштырырга кирәк. Бу олыларга һәм күзе формалашучы балаларга кагыла.
Күнегүләр белән күз оптикасын һәм анатомиянең инде булган үзгәрешләрен үзгәртеп булмый. Күнегүләр белән без күз эчендәге мускулларның һәм алма хәрәкәтен көйләүче тышкы мускулларның артык киеренкелеге яки баланссыз эшләве белән бәйле функциональ бозылуларны гына үзгәртә алабыз.
Компьютерда эшләгәндә шулай ук дөрес яктырту һәм махсус күзлекләр куллану мөһим.
Күзләрне ничек еш тикшерергә кирәк? Кайсы яшьтән моны эшли башлау дөресрәк була?
- Теләсә кайсы яшьтә елына бер тапкыр офтальмолог тикшерүе таләп ителә, ул диспансер күзәтүе вакытындагы белгечләр рәтенә керә. Бу балаларга да кагыла, чөнки бала үзе зарланмый, күрү начарлану дәрәҗәсен бәяли алмый яки норма дип саный. Шуңа күрә проблеманы вакытында ачыклау, аны төзәтү һәм күзнең дөрес үсешенә мөмкинлек бирү өчен профессионал тикшерүе узу мәҗбүри.
Күрү сәләтен саклап калу өчен, гаджетларны бала тормышына ничек кертергә?
- Баланың гаджет яки компьютер артында үткәргән вакытын чикләргә кирәк. Кече мәктәп яшендә һәм мәктәпкәчә яшьтә ике сәгатьтән дә артык утырырга ярамый. Гаджетларны эш өчен куллану яхшырак, чөнки балачакта өстәмә йөкләнеш күз авыруларына һәм оптик кимчелекләргә китерергә мөмкин. Беренчедән, сүз якыннан күрү турында бара. Бу эстетик кимчелек кенә түгел, ә күз эчендәге структуралар проблемасы да, ул соңыннан күрү сәләтен югалтуга китерергә мөмкин.
Кайсысы яхшырак: күзгә операцияме яки күзлек, линза киюме?
- Офтальмологлар контакт линзаларының күрү коррекциясенең куркыныч чарасы буларак зыяны турында бик еш сөйлиләр, чөнки ул һәрвакыт инфекциянең потенциаль чыганагы булып тора. Линзаларда патоген микроорганизмнар һәм агулы матдәләр җыела. Бу саклау һәм режимны бозу белән бәйле. Линзалар – куркыныч ысул. Әгәр дә кешегә күзлек уңайлы булса, аларны куллану яхшырак. Күзлек кияргә теләмәсә, мин лазер коррекциясен уйлап карарга киңәш итәм. Процедура егерме секунд эчендә күрү сәләтен төзәтергә, шулай ук пациентны икенче көнне үк гадәти тормышка тиз һәм авыртусыз кайтарырга мөмкинлек бирә.