Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.02.2018, 18:47

Казанның Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа шәһәрләре ассоциациясе әгъзалыгына гаризасы хупланды

Е.Лодвигова Копенгаген шәһәрендә Европа челтәренең катнашучы шәһәрләре мэрлары саммитында Татарстан башкаласының казанышларын тәкъдим итте.

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче февраль, Екатерина Виславская). Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының (ВОЗ) “Сәламәт шәһәрләр” Европа челтәрендә катнашучы шәһәрләр мэрлары саммитында Казанның Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа шәһәрләре ассоциациясе әгъзалыгына гаризасы хупланды. Шәһәр казанышларын чарада Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, ассоциациянең әгъзасы булу Татарстан башкаласына Европа шәһәрләренең алдынгы практикаларыннан файдаланырга мөмкинлек бирәчәк.

2017 елда Татарстан башкаласы “Сәламәт шәһәрләр, районнар һәм бистәләр” Халыкның сәламәтлек һәм тормыш сыйфатын күтәрү ассоциациясенә керде. Хәзер Казанга искәрмә рәвешендә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа шәһәрләре ассоциациясенә керергә хокук бирелде, гәрчә Россиягә 12 квота бирелгән булса да. “Ассоциациядә Казанның анда керүен бик телиләр. Алар гаризабызны кабул иттеләр. Мартта барлык кирәкле документларны җыя башлыйбыз, һәм октябрьдә ассоциациягә керебез дә, - дип сөйләде Е.Лодвигова. – Беренче чиратта безнең “сәламәт шәһәрләр тәҗрибәсен өйрәнү мөмкинлегебез таучак”.

Формаль яктан Казан әле Европа ассоцияациясе әгъзасы булмаса да, аңа инде кул кую хокукы бирелде. 13 февральдә саммитта тарихи документ кабул ителде: “Сәламәт һәм бәхетле шәһәрләр барлык кешеләр өчен. Куркынычсыз, инклюзив, тотрыклы, ныклы җәмгыятьләргә булышлык итүгә яңа караш” Мэрларның Копенгаген консенсусы. Ул үз эченә шәһәрләрнең сәламәт һәм имин киләчәге өчен куйган максатларга ирешүне ала. Казан вәкилләре Копенгаген, Париж, Берлин һәм Барселона белән берлектә аңа кул куйдылар.

Россиянең “сәламәт шәһәрләре” делегациясе әгъзалары саммитта “Сәламәт шәһәрләр” проектын гамәлгә ашыру тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр һәм Европа регионының Көнчыгыш Европа һәм Үзәк Азия шәһәрләре белән хезмәттәшлек итү буенча фикер алыштылар. Е.Лодвигова “Сәламәт Казан” проектын, “Сәламәтлек саклауны модернизацияләү” программасын, Социаль-икътисади үсеш стратегиясе-2030, шәһәрнең спорт, демография һәм җәмәгать киңлекләрен төзекләндерүне популярлаштыруда уңышларын тәкъдим итте. “Иң мөһиме, “сәламәт шәһәрләр” буенча фикер алушлар, ягъни шәһәрләрне үстерүнең медик моделеннән китеп, социаль модельгә килү. Ягъни, дөнья күләмендә танылган шәһәрләрдә беренче чиратта социаль проектлар: велосипед юллары, парклар, скверлар, инфекцияле булмаган авыруларга каршы көрәш. Медицина икенче планга кала, ләкин бу аның мөһим түгеллеген күрсәтми. “Сәламәт шәһәрләр” үсеше җәмгыятьтән булырга тиеш”, - дип аңлатты ул.

Белешмә

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының (ВОЗ) “Сәламәт шәһәрләр” Европа челтәрендә катнашучы шәһәрләр мэрлары саммиты Копенгагенда БМО штаб-квартирасында 13-14 февральдә үтә. Анда 30 Европа иленнән 200 вәкил катнаша. Россия делегациясенә 9 шәһәр вәкиле кергән: Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Ульяновск, Тверь, Чебоксар, Димитровград, Бөек Устюг һәм Клин.

Барлык яңалыклар