Юл-транспорт һәлакәте Мамадыш трактында була, машина йөртүчеләрнең берсе һәлакәт урыныннан кача.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче май). Казан Дәүләт автоинспекциясе ике юл-транспорт һәлакәте шаһитларын эзли. Беренчесе 19 май көнне Мамадыш трактында, икенчесе 21 май көнне Калинин урамында була.
Volvo S40 йөртүчесе, 5.30 сәгатьтә Мамадыш трактының 37-нче йорты яныннан барганда, куркынычсыз дистанция сайламыйча, ВАЗ-2114 автомобиленә бәрелә һәм һәлакәт урыныннан кача. ВАЗ-2114 машинасының 30 яшьлек йөртүчесендә умырткасының муен өлеше сеңерләре тартылуы теркәлгән.
Икенче һәлакәт 14.35 сәгатьтә Калинин урамының 3-нче йорты каршында була. Автомобиль көйләнми торган җәяүлеләр кичүе аша чыгучы 278 яшьлек ир-атны бәрдерә. Машина йөртүче һәлакәт урыныннан кача, ә зыян күрүче табибларга мөрәҗәгать итә – аның уң аягының бармагы киселгән.
Әлеге һәлакәтләр шаһитларын (843) 533-38-19 һәм 533-38-48 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә чакыралар.