В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гаепле булган машина йөртүче вакыйга урыныннан качкан.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче февраль). Казанда 22 яшьлек җәяүлене бәрдерү очрагының шаһитларын эзлиләр. Авария 2-нче февральдә сәгать 2.00-дә Уң Болак урамы буенча урнашкан 5-нче номерлы йорт каршында була.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, яшь егет җәяүлеләр кичү юлы өчен каралмаган урында юлны чыккан. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә аның җилкәсенең йомшак тукымалары җәрәхәтләнгән. Һәлакәттә гаепле булган машина йөртүче вакыйга урыныннан качкан. Казан Дәүләт автоинспекциясе вакыйга шаһитларыннан түбәндәге телефоннар буенча элемтәгә керүләрен сорый: +7(843)533-38-19, +7(843)533-38-48.
Исегезгә төшерәбез, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 12.27 маддәсенең 2 өлеше нигезендә, юл-транспорт һәлакәте урынын калдырган өчен транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан бер ел ярымга кадәр мәхрүм итү яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу рәвешендә җәза каралган.
Узган тәүлектә Казанда 194 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, алар арасында 4 очракта зыян күрүчеләр бар – җәяүлене бәрдергәннәр, 2 транспорт чарасы бәрелешкән һәм туктап торган машинаны бәрдергәннәр. Нәтиҗәдә 5 юл-транспорт һәлакәтендә катнашучы - җәяүле, 2 пассажир һәм 2 машина йөртүче - төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган.