Малай Бирюзовая урамы буенча урнашкан җәяүлеләр кичүендә скутер тәгәрмәче астына эләккән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июль). Казанда 11 яшьлек велосипедчыны бәрдерү очрагының шаһитларын эзлиләр. Һәлакәт 15-нче июль 18.50 сәгатьтә Бирюзовая урамындагы 3/1-нче номерлы йорт каршында була.
Беренчел мәгълүматлар буенча, велосипедчы ашыкмыйча гына көйләнми торган җәяүлеләр кичүе буенча юл өлешен кисеп чыккан. Скутер йөртүчесе аңа юл бирмәгән һәм бәрдергән. Скутер йөртүчесе юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан. Һәлакәт нәтиҗәсендә велосипедчының сул тез буыны имгәнгән.
Казан дәүләт автоинспекциясе әлеге хәлнең шаһитларыннан түбәндәге телефоннар буенча шалтыратуларын сорый: +7(843)533-38-19 һәм +7(843)533-38-48.
ЮХИДИ юл-транспорт һәлакәте урынын калдырган өчен транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан бер ел ярымга кадәр мәхрүм итү яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу рәвешендә җәза каралганлыгын искәртә.
Узган тәүлектә Казанда 151 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 4-есе зыян күрүчеләр белән булган - 2-се җәяүлеләрне бәрдерү, велосипедчы баланы бәрдерү, транспорт чаралары бәрелеше. Нәтиҗәдә, юл-транспорт һәлакәтендә катнашкан 4 кеше - 2 җәяүле (шул исәптән бер бала), пассажир һәм велосипедта йөрүче бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды.