В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тамашачыларга Иран, Кытай, Чехия һәм Россиядән командалар төшергән 6 картинаны күрсәтәчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче сентябрь). Бүген Кабан күле буенда чираттагы кинокуелышлар узачак. Шәһәр халкына Татарстанда «7 көн эчендә кино» халыкара проекты кысаларында төшерелгән иң яхшы кыска метражлы фильмнар күрсәтеләчәк.
Бөтен дөньядан 10 иҗади команда узган елның сентябрендә проект кысаларында кыска метражлы тасмалар төшерде, ул үзендә мобиль лаборатория һәм күчмә кампуслар сыйфатларын берләштерә. Тамашачыларга «фильм турында фильм»ны, шулай ук Иран, Кытай, Чехия һәм Россиядән командалар төшергән 6 картинаны күрсәтәчәкләр.
Кинокуелыш бүген, 8-нче сентябрьдә, 19.30-да башлана, дип хәбәр ителә яр буеның Instagram-аккаунтында.