Шәһәр халкы Яңа ел бәйрәмнәренә уникаль бүләкләр ала алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче декабрь). 29-нчы декабрьдә Казан сәүдә үзәкләренең берсендә чираттагы үзмәшгульләр ярминкәсе узачак. Эшмәкәрләр үз хезмәтләрен, шулай ук бизәнү әйберләрен һәм уенчыкларын күрсәтәчәкләр. Биредә шәһәрлеләр Яңа ел бәйрәмнәренә уникаль бүләкләр ала, үзләрен һәм якыннарын сөендерә алачак.
Моннан тыш, ярминкәдә төрле мастер-класслар оештырылачак, теләүчеләр яңа салым режимы буенча эшләү өчен теркәлү мәсьәләләре буенча Үзмәшгульләргә ярдәм итү үзәге белгеченнән консультация ала алачаклар.
Маркетта катнашу өчен түбәндәге телефон буенча теркәлергә кирәк: +7(965) 585-81-81. Ярминкә 29-нчы декабрьдә түбәндәге адрес буенча урнашкан сәүдә үзәгендә узачак: Ибраһимов пр., 56. Ул 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр ителә Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең рәсми Instagram-аккаунтында.