В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара 21-нче ноябрьгә планлаштырылган.
Фото: Марат Мугинов
Татарстан башкаласында «Без бергә!» төбәк иҗтимагый оешмасы базасында төзелгән һәм Казанның тәрбиягә бала алган гаиләләрен берләштерүче «Туган йөрәкләр» клубы елдан артык эшләп килә. Клубның очрашулары, тупланган шәхси тәҗрибәләрдән чыгып, шулай ук төрле юнәлешләр буенча экспертлар җәлеп итеп, мондый җаваплы адымга әзерләнүче гаиләләргә һәм ата-аналарга ярдәм итү максатыннан уздырыла.
Клубта катнашучылар өчен даими рәвештә тәрбиягә бала алган ата-аналар ярдәм тоеп, очрашып, аралашып, тәҗрибә уртаклашып, бер-берсенә ярдәм итсеннәр өчен төрле чаралар уза. Сентябрьдән башлап клуб «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды базасында да очрашулар үткәрә.
Якындагы очрашу шимбә көнне, 21-нче ноябрьдә, Калинин урамы, 3 адресы буенча «Игелекле эшләр көне» фонды остаханәсендә («Игелекле куллар» хәйрия склады) 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр узачак. Анда тәрбиягә бала алучы ата-аналар, опекуннар, уллыкка алучылар яки бу җаваплы эшкә алынырга җыенучылар катнаша алачак. Очрашуда катнашу бушлай, телефон буенча алдан язылу мәҗбүри: +7(903)388-86-63, дип хәбәр иттеләр хәйрия фонды матбугат хезмәтендә. Фондта булганда битлек куллану зарур.