Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.09.2023, 10:19

«Безнең җыр» иҗат лабораториясенең икенче сезоны командалары составы игълан ителде

Ике ай эчендә 16 коллективның һәрберсенә җыр язарга туры киләчәк

Фото: Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге

(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче сентябрь). «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә 25 нче сентябрьдә «Безнең җыр» иҗади лабораториясенең икенче сезоны ачылды. Шагыйрьләр, композиторлар һәм башкаручылар 16 командага берләшәләр – аларның һәрберсе ике ай эчендә җыр язарга тиеш.

Башкарма комитетның Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге хәбәр иткәнчә, иҗади триода катнашучылар булачак композициянең юнәлешен һәм формасын жирәбә ярдәмендә билгеләгәннәр.

• Командалар составы
• Эльза Исламова, Ләйлә Карлыгач, Зөлфия Рәүпова
• Артур Исламов, Гөлназ Кошкина, Миләүшә Хәйруллина
• Сөмбел Кыямова, Фәнил Гыйләҗев, Лилия Исхакова
• Алсу Фәйзуллина, Лилия Гыйбадуллина, Гөлназ Закирова
• Айгөл Гардисламова, Булат Ибраһимов, Айдар Ниязов
• Илгиз Мөхетдинов, Эльмира Җәлилова, Ләйсән Абдуллина
• Муса Камалов, Рифат Сәлах, Алмаз Әсхәдуллин
• Гүзәл Җиһаншина, Миләүшә Гафурова, Радик Сәлимов
• Алинә Кәримова, Йолдыз Миңнуллина, Эльмир Низамов
• Азат Кәримов, Гөлүсә Батталова, Илдар Камалов
•  Илүсә Хуҗина, Луиза Янсуар, Гөлнара Тимербулатова
• Эльмира Кәлимуллина, Эльвира Һадиева, Ильяс Камал
• Алинә Шәрипҗанова, Рүзәл Мөхәммәтшин, Айдар Габдрәхимов
• Илгиз Шәйхразыев, Резеда Гобәева, Алсу Сөнгатуллина
• Динар Шәрәфетдинов, Ленар Шәех, Лилия Таһирова
• Илнур Байназаров, Гүзәл Закирова, Юрий Федоров

Идея авторы – Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, ул элегрәк «Калеб» берләшмәсен җитәкләгән иде. «Җыр конкурслары, фестивальләр аз түгел, «Безнең җыр»ның икенче сезонын үткәрү никадәр актуаль? Соңгы ярты елда узган сезонда катнашучылар миңа еш мөрәҗәгать иттеләр. Алар иҗади эксперимент атмосферасын сагындылар. Шуңа күрә без икенче сезонны оештырырга булдык», - дип билгеләп үтте ул.

Проектның кураторы Лилия Гәрәева сөйләвенчә, яңа җырларны ел ахырына кадәр тыңлаячаклар, ә гала-концерт 2024 елның апреленә планлаштырылган.

«Безнең җыр» проекты беренче тапкыр 2019 елда гамәлгә ашырылган. Катнашучылар ярты ел эчендә 32 җыр язган, шуларның 20 се гала-концертта яңгыраган. Проектта композиторлар Эльмир Низамов, Зөлфәт Вәлиуллин, Миләүшә Хәйруллина, шагыйрьләр Эльмира Җәлилова, Луиза Янсуар, Рүзәл Мөхәммәтшин, башкаручылар Филюс Каһиров, Артур Исламов, Эльза Заяри, Эльмира Кәлимуллина һәм башкалар катнашты.

Быел проект Казан Мэриясе һәм ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән «Калеб» берләшмәсе тарафыннан тормышка ашырыла.

Барлык яңалыклар

«Безнең җыр» иҗат лабораториясенең икенче сезоны командалары составы игълан ителде

Фото: Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге

(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче сентябрь). «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә 25 нче сентябрьдә «Безнең җыр» иҗади лабораториясенең икенче сезоны ачылды. Шагыйрьләр, композиторлар һәм башкаручылар 16 командага берләшәләр – аларның һәрберсе ике ай эчендә җыр язарга тиеш.

Башкарма комитетның Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге хәбәр иткәнчә, иҗади триода катнашучылар булачак композициянең юнәлешен һәм формасын жирәбә ярдәмендә билгеләгәннәр.

Командалар составы

Эльза Исламова, Ләйлә Карлыгач, Зөлфия Рәүпова

Артур Исламов, Гөлназ Кошкина, Миләүшә Хәйруллина

Сөмбел Кыямова, Фәнил Гыйләҗев, Лилия Исхакова

Алсу Фәйзуллина, Лилия Гыйбадуллина, Гөлназ Закирова

Айгөл Гардисламова, Булат Ибраһимов, Айдар Ниязов

Илгиз Мөхетдинов, Эльмира Җәлилова, Ләйсән Абдуллина

Муса Камалов, Рифат Сәлах, Алмаз Әсхәдуллин

Гүзәл Җиһаншина, Миләүшә Гафурова, Радик Сәлимов

Алинә Кәримова, Йолдыз Миңнуллина, Эльмир Низамов

Азат Кәримов, Гөлүсә Батталова, Илдар Камалов

Илүсә Хуҗина, Луиза Янсуар, Гөлнара Тимербулатова

Эльмира Кәлимуллина, Эльвира Һадиева, Ильяс Камал

Алинә Шәрипҗанова, Рүзәл Мөхәммәтшин, Айдар Габдрәхимов

Илгиз Шәйхразыев, Резеда Гобәева, Алсу Сөнгатуллина

Динар Шәрәфетдинов, Ленар Шәех, Лилия Таһирова

Илнур Байназаров, Гүзәл Закирова, Юрий Федоров