Ике ай эчендә 16 коллективның һәрберсенә җыр язарга туры киләчәк
Фото: Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче сентябрь). «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә 25 нче сентябрьдә «Безнең җыр» иҗади лабораториясенең икенче сезоны ачылды. Шагыйрьләр, композиторлар һәм башкаручылар 16 командага берләшәләр – аларның һәрберсе ике ай эчендә җыр язарга тиеш.
Башкарма комитетның Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге хәбәр иткәнчә, иҗади триода катнашучылар булачак композициянең юнәлешен һәм формасын жирәбә ярдәмендә билгеләгәннәр.
Идея авторы – Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, ул элегрәк «Калеб» берләшмәсен җитәкләгән иде. «Җыр конкурслары, фестивальләр аз түгел, «Безнең җыр»ның икенче сезонын үткәрү никадәр актуаль? Соңгы ярты елда узган сезонда катнашучылар миңа еш мөрәҗәгать иттеләр. Алар иҗади эксперимент атмосферасын сагындылар. Шуңа күрә без икенче сезонны оештырырга булдык», - дип билгеләп үтте ул.
Проектның кураторы Лилия Гәрәева сөйләвенчә, яңа җырларны ел ахырына кадәр тыңлаячаклар, ә гала-концерт 2024 елның апреленә планлаштырылган.
«Безнең җыр» проекты беренче тапкыр 2019 елда гамәлгә ашырылган. Катнашучылар ярты ел эчендә 32 җыр язган, шуларның 20 се гала-концертта яңгыраган. Проектта композиторлар Эльмир Низамов, Зөлфәт Вәлиуллин, Миләүшә Хәйруллина, шагыйрьләр Эльмира Җәлилова, Луиза Янсуар, Рүзәл Мөхәммәтшин, башкаручылар Филюс Каһиров, Артур Исламов, Эльза Заяри, Эльмира Кәлимуллина һәм башкалар катнашты.
Быел проект Казан Мэриясе һәм ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән «Калеб» берләшмәсе тарафыннан тормышка ашырыла.