В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Уеннарны үткәрү өчен 2,2 мең ирекле ярдәмче кирәк булачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче декабрь). Казанда 2022 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына волонтерларны яңадан сайлап алу үткәреләчәк. Волонтерлар кампаниясен эшләтеп җибәрү турындагы карар Мәскәүдә #МыВместе Халыкара гражданлык катнашу форумында яңгырады.
Махсус Олимпиаданы 2023 елга күчерү сәбәпле волонтерлар җыю туктатылып торды. Гариза кампаниясе вакытында 5 мең 875 гариза тапшырылган. Командага Махсус Олимпиаданың рәсми сайтында кушылырга мөмкин. Уеннарны уздыру өчен барлыгы 2,2 мең волонтер кирәк, дип хәбәр итә «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы матбугат хезмәте.
Волонтерлыкка кандидатлардан инглиз телен белү һәм олимпиаданы үткәрү чорында эшләргә әзер булу таләп ителә. Сайлап алганнан соң, махсус әзерлек программасын үз эченә алган мәҗбүри укыту булачак. Менталь үзенчәлекләре булган кешеләр дә волонтерлар командасының бер өлеше була ала.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елгы Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпиада уеннары Казанда 2023 елның гыйнвар аенда узачак. Уеннарның спорт программасына 7 спорт төре буенча ярышлар кертелгән: тау чаңгысы спорты, сноуборд, флорбол, чаңгы узышы, фигуралы шуу, шорт-трек һәм кыска чаңгылар киеп йөгерү. Ярышларда интеллектуаль үсеш үзенчәлекләре булган атлетлар һәм юнифайд-партнерлар катнашачак.