В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Балалар актерлык осталыгына, сәнгатьле укырга һәм сәхнә хәрәкәтенә өйрәнәләр.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче март). Казан епархиясенең яшьләр бүлеге каршындагы «ПроОбразы» театр студиясенә кешеләр җыялар. Студиядә актерлык осталыгына, сәнгатьле укырга һәм сәхнә хәрәкәтенә өйрәнәләр.
Студиягә 2018 елда нигез салынган. Бу елларда иҗат коллективы христиан тематикасына берничә спектакль әзерләгән. Балалар спектакльләрен Татарстан шәһәрләрендә күрсәткән.
Театр студиясенә йөрергә теләүчеләр тыңлаулар узарга тиеш – яраткан әсәрен (шигырь, мәсәл, повестьтан өзек яки башкаларны) укырга кирәк булачак. Язылу +7(917)927-43-52 телефоны буенча башкарыла. Православие посты чорында дәресләр пәнҗешәмбе көннәрендә узачак, дип хәбәр ителә Татарстан митрополиясе сайтында.
Театр студиясе түбәндәге адрес буенча урнашкан: Япеев ур., 2 («Азбука» яшьләр киңлеге).