В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Мама-мелодрама» номинациясендә җиңүче 150 мең сум алачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы ноябрь). Декабрь аенда Казанда узачак «Время кино» төбәк кино проектлары питчингының гомуми приз фонды 1 млн сумга кадәр күтәрелгән. Катнашучылар эшләрен Россия кинокомпанияләренең берсе оештырган «Мама-мелодрама» махсус номинациясенә тәкъдим итә алалар. Җиңүчегә 150 мең сум акча биреләчәк.
Башка номинацияләрдәге лауреатларны да акчалата бүләкләр көтә. Иң яхшы тулы метражлы кино авторлары – 350 мең, кыска метражлы кино авторлары 150 мең сум акча отачак. «Документаль кино» номинациясендә җиңүчегә – 200 мең сум, «Старт» номинациясендә 150 мең сум биреләчәк.
Питчингта катнашу өчен гаризалар 10 нчы ноябрьгә кадәр сылтама буенча кабул ителә. Тулырак мәгълүматны сайттагы нигезләмәдән белергә була. Эшләр 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия сценаристлары, режиссерлары һәм продюсерларыннан кабул ителә.