Санитар чистарту һәм төзекләндерү икеайлыгы 1-нче апрельдән 31-нче майга кадәр узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче февраль). 1-нче апрельдән 31-нче майга кадәр Казанда шәһәрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык планлаштырылган. Тиешле карар Татарстан башкаласы Башкарма комитетында имзаланды.
25-нче апрельдә Казан халкы гомумшәһәр өмәсенә кушылыр, дип көтелә.
Узган елгы гомумшәһәр өмәсе нәтиҗәләре буенча, калдыкларны күмү полигоннарына 20 мең кубометр чүп чыгарылган, бу гадәти көннәргә караганда 1,5 тапкыр күбрәк. Шәһәрне генераль җыештыру эшендә барлыгы 45 меңнән артык кеше катнашты, 1500 оешма һәм 350 берәмлек техника җәлеп ителде. Битараф булмаган шәһәрлеләр 1,3 млн квадрат метрдан артык яр буйларын, скверларны, паркларны һәм яшел зоналарны тәртипкә китерделәр.