В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык 1 нче апрельдә башлана һәм май ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы март). 29 нчы апрельдә Казанда шәһәр территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча гомумшәһәр өмәсе узачак, ә 1 нче апрельдән 31 нче майга кадәр икеайлык узачак. Шәһәр штабын Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев җитәкли. Тиешле карар Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкты.
Икеайлык һәм гомумшәһәр өмәсе вакытында юллар, ишегаллары, бакчалар, парклар һәм скверлар чүп-чардан чистартылачак, контейнер мәйданчыклары тәртипкә китереләчәк, агачлар һәм куаклар утыртылачак һ.б.
Узган ел икеайлыкта 140 меңнән артык кеше катнашты. Ике ай эчендә 21 млн кв. метрдан артык юл һәм алар буендагы 17 млн кв. метр газон чистартылган. Җыештыру 5 меңнән артык ишегалды территориясендә, паркларда, бакчаларда һәм скверларда үткәрелгән, аларның гомуми мәйданы 400 гектардан арткан, 100 км озынлыктагы куркынычсызлык коймалары юылган, 30 меңнән артык юл билгесе һәм 700 дән артык тукталыш павильоны чистартылган.