Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.06.2024, 12:02

Гомумшәһәр мәктәп чыгарылышы 28 нче июньдә «Татнефть Арена»да узачак

Хедлайнер җырчы Анет Сай булачак

28 нче июньдә «Татнефть Арена» боз спорт сараенда гомумшәһәр чыгарылыш бәйрәме узачак. Мәйданчык шәһәрнең 200 гомуми белем бирү учреждениесеннән 6 меңгә якын укучыны берләштерәчәк. Хедлайнер җырчы Анет Сай булачак. Бу хакта башкарма комитетта эшлекле дүшәмбедә балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина хәбәр итте.

«Чыгарылыш балының мәктәпне тәмамлаган укучылар хәтерендә калуын бик теләр идем, — дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин. — Бәйрәм аларга ошасын өчен тырышырга кирәк, һәм без алар өчен борчылганлыгыбыз турында һәм аларга ярдәм итәргә әзерлегебез турында, бары тик яхшылык кына теләвебез турында  аңласыннар иде. Чыгарылыш укучыларының бәйрәмнәре шәһәрдә тиешле үтүен телибез».

Шәһәр башлыгы чаралар уздырганда куркынычсызлыкны тәэмин итүгә аерым игътибар бирергә кушты. «Эчке эшләр идарәсеннән коллегаларыбыз, район администрацияләре башлыклары һәм ата-аналар комитетлары, игътибарыгызны шунда юнәлтүегезне үтенәбез», — диде Илсур Метшин.

Алия Заһидуллина «Татнефть Арена»дагы концертның онытылмаслык өлеше булып, чыгарылыш укучыларын олы тормышка озатучы 15 сыйныф җитәкчесенең хор чыгышы тәкъдим ителәчәк, дип өстәде. Укучылар белән алар Леонид Агутинның «На сиреневой Луне» җырын башкарачак, ә аннары чыгарылыш укучылары белән вальс биичәкләр.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе 24.06.2024
Видеорепортаж
24.06.2024 12:17
Гомумшәһәр мәктәп чыгарылышы 28 нче июньдә «Татнефть Арена»да узачак
Барлык яңалыклар

Гомумшәһәр мәктәп чыгарылышы 28 нче июньдә «Татнефть Арена»да узачак

<p> 28 нче июньдә «Татнефть Арена» боз спорт сараенда гомумшәһәр чыгарылыш бәйрәме узачак. Мәйданчык шәһәрнең 200 гомуми белем бирү учреждениесеннән 6 меңгә якын укучыны берләштерәчәк. Хедлайнер җырчы Анет Сай булачак. Бу хакта башкарма комитетта эшлекле дүшәмбедә балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина хәбәр итте. </p> <p> «Чыгарылыш балының мәктәпне тәмамлаган укучылар хәтерендә калуын бик теләр идем, — дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин. — Бәйрәм аларга ошасын өчен тырышырга кирәк, һәм без алар өчен борчылганлыгыбыз турында һәм аларга ярдәм итәргә әзерлегебез турында, бары тик яхшылык кына теләвебез турында  аңласыннар иде. Чыгарылыш укучыларының бәйрәмнәре шәһәрдә тиешле үтүен телибез». </p> <p> Шәһәр башлыгы чаралар уздырганда куркынычсызлыкны тәэмин итүгә аерым игътибар бирергә кушты. «Эчке эшләр идарәсеннән коллегаларыбыз, район администрацияләре башлыклары һәм ата-аналар комитетлары, игътибарыгызны шунда юнәлтүегезне үтенәбез», — диде Илсур Метшин. </p> <p> Алия Заһидуллина «Татнефть Арена»дагы концертның онытылмаслык өлеше булып, чыгарылыш укучыларын олы тормышка озатучы 15 сыйныф җитәкчесенең хор чыгышы тәкъдим ителәчәк, дип өстәде. Укучылар белән алар Леонид Агутинның «На сиреневой Луне» җырын башкарачак, ә аннары чыгарылыш укучылары белән вальс биичәкләр. </p>