В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хокук бозулар фактлары буенча 74 карар чыгарылган
Узган ел Татарстан башкаласында автомобильләрне контейнер мәйданчыклары янында парковкалауның 74 очрагы теркәлгән. Ачыкланган хокук бозулар өчен 132 мең сумлык административ түләтүләр турында карар чыгарылган.
Мондый участоклар янында калдырылган транспорт чүп-чарны чыгаруга комачаулый, бу исә коммуналь хезмәтләрнең эш графигын бозуга китерә. Бу – шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләрен бозу булып тора.
Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексының 3.6 маддәсе нигезендә гаеплеләргә штрафлар билгеләнә. Гражданнар өчен алар икедән 3,5 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен – 15 меңнән 30 меңгә кадәр, юридик затлар өчен 200 меңнән 500 меңгә кадәр тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елның көзеннән контейнер мәйданчыклары янында туктау ясалма интеллект ярдәмендә теркәлә.