В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җиңүчеләр грантлар алачак
Фото: Денис Гордийко
Катнашу өчен гаризаны blago-konkurs@mail.ru почтасына җибәрергә кирәк. Форма сайтта урнаштырылган. Һәр оешмадан бер генә ролик җибәрелә ала, ә командада кешеләр саны 20 дән артмаска тиеш. Нәтиҗәләр 2025 елның 15 нче маеннан соң игълан ителәчәк, дип хәбәр итә ТР Балалар һәм яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова.
Видеороликлар сценариен 1 нче февральгә кадәр уйлап табарга, ә төшерү һәм монтажлауны 1 нче апрельгә кадәр башларга кирәк булачак. Җиңүчеләр тавыш бирү юлы белән сайланачак. Алар үз эшчәнлекләрен башкару өчен 80 мең сумлык грантлар алачак.