Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.08.2020, 15:08

Казанда беренче яртыеллыкта ваклап сату әйләнеше 243 млрд сумнан артык тәшкил иткән

Кулланучылар базары өлкәсе – коронавирус пандемиясе чорында иң күп зыян күргән өлкәләрнең берсе.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче август, Ксения Швецова). Казанда 6 ай нәтиҗәләре буенча ваклап сату әйләнеше 243 млрд сумнан артык тәшкил итте – узган ел дәрәҗәсенең 92%-ына якын. Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча җәмәгать туклануы әйләнеше 28%-тан артыкка кимегән. Түләүле хезмәтләр базарында да шактый кимү күзәтелә, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров.

Кулланучылар базары өлкәсе – коронавирус пандемиясе чорында иң күп зыян күргән өлкәләрнең берсе. Шул ук вакытта товар әйләнеше структурасында азык-төлек товарларының чагыштырма авырлыгы арткан: әгәр узган елның беренче яртыеллыгында алар 47% тәшкил итсә, агымдагы елның беренче 6 ае йомгаклары буенча - 50%.

Казан сәүдә үзәкләренең сатып алу трафигы алдагы ел белән чагыштырганда уртача 20%-ка кимегән. Сәүдә-күңел ачу комплексларының апрель аена керемнәре 50%-ка кадәр кимегән, май һәм июньдә – 65%-тан 90%-ка кадәр. «Хәзер, сәүдә үзәкләре эшчәнлеген чикләү бетерелгәннән соң, барысы да акрынлап торгызыла», - дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

Түләүле хезмәтләр базарында да шактый кимү күзәтелгән – узган елгы дәрәҗәнең 12,5%-ына кадәр, дип өстәде спикер. Гыйнвар һәм июнь йомгаклары буенча халыкка түләүле хезмәтләр структурасында иң зур өлешне коммуналь (42,5%), телекоммуникацион (30%), мәгариф (13%-ка якын) алып тора. Белгечләр фикеренчә, бу дистанцион эш һәм уку режимы кертелү белән аңлатыла.

Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча барлык товарларга һәм түләүле хезмәтләргә куллану бәяләренең чагыштырма индексы 102,5% тәшкил иткән. Кертелгән чикләүләр шартларында иң мөһим туклану продуктларына бәяләр мониторингы үткәрелгән, шуңа күрә беренче кирәк-ярак товарларга кытлыкны һәм аларның хакын арттырмауны булдырмый кала алганнар.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 17.08.2020
Видеорепортаж
17.08.2020 13:21
Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча Казанда сәнәгать җитештерүенең индексы 101,2% тәшкил иткән
Барлык яңалыклар