Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.03.2019, 17:49

Яңартылган "Казан" милли-мәдәни үзәге ТАССР оешуга 100 ел тулу елында ачыла

Бинада Татарстанның Милли китапханәсе урнашачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче март, Алена Мирошниченко). ТАССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү елында Татарстанның Милли китапханәсе ачыла, ул яңартылган "Казан" милли-мәдәни үзәге мәйданчыгында булачак. Бу хакта бүген Мәдәният министрлыгында узган эшлекле бранч барышында журналистларга ведомство җитәкчесе Ирада Әюпова сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, мәдәни объектны ачу вакыты турында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле йөкләмә бирде.

Милли-мәдәни үзәкнең язмышы озак вакытлар дәвамында Казан җәмәгатьчелеген кызыксындырды. Узган елның көзендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов анда Татарстанның Милли китапханәсен урнаштыру өчен "Казан" милли-мәдәни үзәге бинасын реконструкцияләүнең башлануы турында игълан итте. "Китапханә - ул да мәдәни үзәк. Моннан тыш, Милли китапханәне милли мәдәният үзәге мәйданчыгында урнаштыру проектына салынган киңлекләрне оештыру концепциясеннән чыгып, бездә тематик дискуссияләр өчен урыннар, ачык керү өчен зур территорияләр барлыкка киләчәк, анда кешеләр бер-берсе белән аралаша алачак. Концепция, нигездә, коммуникацияләр өчен киңлеккә һәм үзеңне капитализацияләүгә юнәлдерелгән", - дип аңлатты республика башлыгының карарын И.Әюпова.

Бранчта шулай ук Казанның 1000 еллыгы музеен күчерү мәсьәләсе дә күтәрелде. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты катнашындагы киңәшмәдә Казанның Бауман ур., 3 адресы буенча буш бинада яңа шәһәр музее булдыру турында Карар кабул ителде. Элеккеге шәһәр магистраты бинасы мәдәни мирас объекты булып тора.

"Коллекция элеккеге шәһәр магистраты бинасына органик рәвештә туры килә. Әлеге коллекциядә булган артефактларны һәм музей төзегәндә салынган тарихи миссияне максималь рәвештә чагылдыру өчен проектны эшләп бетерергә кирәк булачак", - дип билгеләп үтте ТР мәдәният министры.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең элеккеге бинасы – Кремль урамындагы Ушкова йорты - аңа килгәндә, реставрация ясалачак, шуннан соң ул китапханә карамагында калачак. Ирада Әюпова бина төзекләндерүгә мохтаҗ, дип өстәде.

Барлык яңалыклар