Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.09.2023, 13:49

Уңыш алмашу, Кабан күле яры буйлап экскурсия һәм парклардагы кичә җәйге сезонны яба

Соңгы чаралар ял көннәрендә узачак

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче сентябрь). Казан паркларында бу ял көннәрендә җәйге чаралар сезоны тәмамланачак – шәһәр халкын лекцияләр, спорт дәресләре, экскурсияләр һәм уңыш алмашу көтә. Иң якты соңгы вакыйга Ксения Минаева атнашындагы «Демонтаж» кичәсе булачак.

Инде бүген «Черек күл» паркы амфитеатрында шәһәрнең күренекле урыннарында спектакльләр турында лекция укыячаклар. Казанлылар алдында театр тәнкыйтьчесе, филология фәннәре кандидаты, доцент Елена Шевченко чыгыш ясаячак. Башлану вакыты: 18:30, керү ирекле.

Казанлыларны В.И.Качалов исемендәге театрның сәхнә арты буенча экскурсия көтә. Музейда булырга, тамашачылар залында йөрергә һәм тарихи фактларны белергә мөмкин булачак. Шәһәрлеләрне 16 нчы сентябрьдә 10:00 сәгатьтә театрның үзәк керү урыны янында көтәчәкләр (Бауман урамы, 48). Теркәлү ябык, буш слотларны сылтама буенча күзәтеп була.

Шулай ук 16 нчы сентябрьдә «Черек күл» паркы тарихы турында лекция узачак. Аны архитектор Юлия Балабанова укыячак. Тыңлаучылар паркның дистә еллар дәвамында ничек формалашуын, аның тирәсендә нинди вакыйгалар булганын, шулай ук паркның шәһәрнең мөһим мәдәни һәм табигый мирасына ничек әверелүен беләчәк. Башлану вакыты – 16:00, очрашу урыны – амфитеатр.

Шимбә көнне 13:00 сәгатьтә Горки-Әмәт урманындагы җәмәгать бакчасында катнашучылар уңыш җыячак. Җәй буе бакчачылар чәчәкләр, яшелчәләр һәм җиләкләр утыртып карап үстерде. Сезон ябылуда активистлар территорияне җыештырачак һәм фикердәшләре белән аралашачак.

Уңыш белән 16 нчы сентябрьдән 23 нче сентябрьгә кадәр алмашырга мөмкин булачак. Моның өчен Урицкий исемендәге паркта җәмәгать компостеры булачак. Ташкабак, кабак, алма һәм башка артык уңыш кабул ителә, ә аның урынына яраткан башка яшелчә һәм җиләк-җимешләрне алырга мөмкин.

Горький исемендәге паркта 17 нче сентябрьдә шахмат сезоны тәмамланачак. Турнир (10:00 сәгатьтә) һәм бер үк вакытта гроссмейстер Александра Горячкина белән уен сеансы (14:00 сәгатьтә) узачак. Катнашу өчен теркәлергә кирәк, ә уенны теләгән һәркем күзәтә ала. Шәһәр халкын шахмат беседкасында көтеп калалар.

Салават Күпере торак районы паркында дрессировка һәм ноузворк буенча бушлай дәресләр узачак. Башлану вакыты: 13:00 сәгатьтә. Тренировкаларны этләр тәртибе буенча белгеч Полина Кучеева үткәрә. Катнашу өчен укытучыда язылырга кирәк.

Кабан күле буендагы җәйге чаралар программасы кураторы белән экскурсиядә танышырга мөмкин булачак. Азат Биккинин җәйнең якты вакыйгалары турында оештыручы буларак сөйләячәк. Очрашу урыны – Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәле. Очрашу 17:00 сәгатьтә башлана.

Чаралар сериясе Gazgolder иҗат берләшмәсе резиденты Ксения Минаева катнашындагы «Демонтаж» кичәсе белән тәмамланачак. «Әкият» курчак театры янында «антистресс» интерактив зонасы, «тагын фуд-трак?» фуд-корты, фотозона эшләячәк. Шулай ук җәйге сезон турында фильм, парклар тормышы турында стендап-шоу һәм локаль ди-джейлар чыгышы булачак. 18:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.

Барлык яңалыклар