Бүләкләү тантанасы «Аксенов-фест» фестивале кысаларында узды.
Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче сентябрь, Алинә Бережная). Бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында 2019 елның «Йолдызлы билет» премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. «Проза» номинациясендә Мәскәү язучылар берлеге һәм рус ПЕН-үзәге әгъзасы Артемий Леонтьев җиңү яулады, «музыка» номинациясендә «Гнесин-джаз» халыкара конкурсы лауреаты, Олег Лундстрем исемендәге халыкара конкурс лауреаты, «Джазовая капель» төбәк конкурсы лауреаты Рушан Крылов җиңде. Тантана «Аксенов-фест» XIII әдәби-музыкаль фестивале кысаларында узды.
«Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узган еллардагы премия лауреатлары, Василий Аксенов иҗатын яратучылар һәм язучының якын дуслары җыелды. Алар чиратлап сәхнәгә чыгып, Аксенов турындагы җылы хатирәләре белән уртаклаштылар.
«Быел Аксеновның безнең арадан китүенә 10 ел. Бу санны бөтенләй дә, ишетелер-ишетелмә тавыш белән дә әйтәсе килми», - диде фестиваль координаторы, Попечительләр советы әгъзасы Ирина Барметова. Ул Аксенов стиле һәм аның әдәби геройларының холкы турында үз фикерләрен укыды. «Аксенов кабатланмас тел һәм яшьләр сленгын барлыкка китерүче. Ул яңа әдәби стильгә – джинс прозасына нигез салучы булды, һәм моның белән күп буыннар тормышын билгеләде», - дип сөйләде И.Барметова. Чыгыш «Пантера» камера балеты артистларының театральләштерелгән куелышы, «Crystal» балеты һәм «Sdvig» Казан камера театры тамашалары белән үрелеп барды.
Казанның Аксенов иҗатына йогынтысы турында язучы Гүзәл Яхина сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, шәһәр язучыга мәхәббәт бүләк иткән, әмма шул ук вакытта биредә ул хәерчелек, кайгы һәм ялгызлык кичергән. Нәкъ менә Казанда Аксенов үзенең беренче әдәби адымнарын ясаган. «Туу, үсү урынын ата-аналар, беренче дуслар, беренче мәхәббәт, күңелнең беренче хәрәкәтләре билгели һәм формалаштыра, боларның барысыннан язучы үсә», - дип сөйләде Г.Яхина.
«Йолдызлы билет» премиясе җиңүчеләрен бүләкләү кичәнең кульминациясе булды. Атказанган мәдәният хезмәткәре, рус ПЕН-үзәге һәм «Метрополь» альманахы президенты, әдәби премияләр лауреаты Евгений Попов үзенә күрә премиянең киләчәктә уңышларга өмет белән иҗади тормышка билет булуын әйтте. «Премия гамәлдә булган елларда зур уңышларга ирешкән кешеләр җиңүче булды. Бу ниндидер лотерея түгел, без җиңүчеләрне җентекләп сайлыйбыз», - дип билгеләде Е.Попов. «Проза» номинациясендә җиңүче итеп Мәскәү язучылар берлеге һәм рус ПЕН-үзәге әгъзасы Артемий Леонтьев билгеләнде. 28 яшендә ул 1943 елда Варшава геттосында булган восстание турында роман яза. «Бу романны караган тарихчылар анда җитешсезлекләр булмавына гаҗәпләнде. Моннан тыш, бу - сугыш тарихына бөтенләй яңача караш», - дип шәрехләде Е.Попов һәм Артемий Леонтьевка статуэтка һәм лауреат значогын тапшырды.
«Мин «Аксенов-фест» фестиваленә һәм «Йолдызлы билет» премиясенә катнашканнарның барысына да рәхмәтлемен. Казанга кунакчыллыгы өчен рәхмәт, бу шәһәрнең матурлыгына сокланам», - диде А.Леонтьев.
«Музыка» номинациясендә «Гнесин-джаз» халыкара конкурсы, Олег Лундстрем исемендәге халыкара конкурс, «Джазовая капель» төбәк конкурсы лауреаты Рушан Крылов җиңүче булды. Яшь талантка бүләкне Россия музыканты Андрей Макаревич һәм джаз пианисты Евгений Борец тапшырды.
Җиңүче күп сөйләмәде, рәхмәт йөзеннән ул тамашачылар өчен рояльдә уйнады.
Кичә Андрей Макаревич, Евгений Борец, «Moscow ragtime band» төркеменең лидеры һәм оештыручысы Константин Гевондян һәм джаз җырчысы, «Kikkipikles», «Джазовые трансформации» коллективларында катнашучы Полина Касьянова катнашындагы концерт белән дәвам итте.
Исегезгә төшерәбез, «Аксенов-фест» фестивале Казанда 15-нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Фестиваль кысаларында, 12-нче сентябрьдә, Аксенов музей-йортында Андрей Макаревич үзенең яңа «Остраконы» әдәби эшен тәкъдим итте, ә Гүзәл Яхина «Зөләйха күзләрен ача» романын экранлаштыру турында сөйләде. Кич белән В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексы кинотеатрында әлеге фильмның бер сериясенә премьера алды куелышы булды.