Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.12.2021, 13:56

Казан Мэрының исемле стипендиясе ияләрен 24 декабрь көнне бүләкләячәкләр

Илсур Метшин студентлар һәм аспирантлар арасыннан стипендиатларны Башкарма комитет җитәкчесенең профиль буенча урынбасарлары белән очраштырырга кушты.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы декабрь, Камилә Гобәйдуллина). Казан Мэрының исемле стипендияләрен алуга конкурста иң яхшы эшләр авторлары 24-нче декабрь көнне бүләкләнәчәк. Тантана Ратушада барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп узачак. «Әлбәттә, яшь талантларны Башкарма комитет җитәкчесенең профиль буенча урынбасарлары белән очраштырырга кирәк. Безнең аларны тыңлавыбыз, нәрсәне дә булса истә калдырып, бәлки, шәһәр хуҗалыгында гамәлгә кертү турында шунда ук фикер алышырга кирәктер. Без аларны Ратушада бүләкләп кенә калмыйча, өстәмә рәвештә әлеге яшь талант ияләренең эшенә дә аерым игътибар бирергә тиеш», – дип билгеләп үтте бүген эшлекле дүшәмбедә шәһәр Мэры Илсур Метшин.

Конкурс ел саен Башкарма комитетның социаль өлкә бүлекчәләре: Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Мәгариф идарәсе һәм Мәдәният идарәсе тарафыннан уздырыла. «Быел Илсур Метшин йөкләмәсе буенча стипендия шулай ук Физик культура һәм спорт комитеты карамагындагы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләргә биреләчәк. Хезмәттәшләребез катнашучыларны үзлекләреннән сайлап ала һәм стипендиатларны билгели, аларга премия бирелә», – дип сөйләде шәһәрнең Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты башлыгы Минтимер Ногманов.

«Бу яшь талантларның эшләренә өстәмә игътибар бирергә кирәк»
Илсур Метшин
Казан Мэры

Мәдәният идарәсе белгечләре традиция буенча гариза кампаниясенә апрель аенда ук старт биргән. Анда 25 ведомство карамагындагы учреждение катнашкан: 20 музыка мәктәпләреннән һәм 13 сәнгать мәктәбеннән. Май аенда ук музыкаль юнәлеш буенча, ә сентябрьдә сәнгать юнәлеше буенча чираттагы этап үткәрелде. «Гомумән алганда, мәдәният идарәсенә 20 мең сумлык 15 стипендия бүлеп бирелә. Әлеге ел йомгаклары буенча музыка мәктәпләренең 11 вәкиле һәм сәнгать мәктәпләренең 4 вәкиле сайлап алынды», – диде спикер.

Шәһәр Мәгариф идарәсенең гариза бирү кампаниясендә 18 өстәмә белем бирү учреждениесеннән 42 дәгъвачы катнашты. Алар инструменталь башкару, вокал һәм фортепиано кебек юнәлешләр буенча үз эшләрен тәкъдим иттеләр. Тыңлаулар май аенда башланды. Бу вакыт эчендә төрле номинацияләрдә 15 җиңүче сайлап алынды, аларга 20-шәр мең сум күләмендә стипендия бирелә.

Физик культура һәм спорт комитеты шәһәрнең 27 муниципаль спорт мәктәбеннән 18 яшькә кадәрге спортчылар арасында стипендиатлар сайлый. 10 кандидат 20 мең сум күләмендә шәхси стипендияләр алачак. Моннан тыш, җиңүче команда өчен 100 мең сум күләмендә бер стипендия биреләчәк.

Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Казанның Яшь галимнәр һәм белгечләр советы белән берлектә, уку елындагы фәнни-тикшеренү эшләре нәтиҗәләре буенча сайлап алу үткәрә. Конкурста югары һәм һөнәри белем бирү оешмаларының студентлары һәм аспирантлары, клиник ординаторлар һәм шәһәр хуҗалыгы, мәдәният, икътисад, социаль өлкә һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә яшьләр иҗтимагый оешмаларының белгечләре катнаша. Алар шәһәрне төзекләндерү өлкәсендә 10 юнәлеш буенча практик әһәмияткә ия булган фәнни эшләрен тәкъдим итә. Быел шундый 200-гә якын эш кабул ителде. Бары тик 86 катнашучы гына экспертлар алдында чыгыш ясауга үз эшләрен тәкъдир итү өчен чакырылган иде. Икенче этап 2-нче һәм 3-нче декабрь көннәрендә Казан дәүләт энергетика университетында узды. Очрашу нәтиҗәләре буенча 38 стипендиат сайлап алынды: 16 аспирант 40 мең сум алачак, 20 югары уку йорты студенты – 30 мең сум, 2 профессиональ белем бирү оешмалары студенты – 20 мең сум.

«Әйдәп баручы югары уку йортлары һәм предприятиеләр белән актив хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә, конкурста җиңгән эшләр шәһәрдә һәрвакыт гамәли кулланыш таба. Һәм бу елның да искәрмә булмавына ышанабыз», – дип өстәде М.Ногманов.

Докладчы искәртеп үткәнчә, узган ел белән чагыштырганда премия күләме 10 мең сумга арткан, бу катнашучылар өчен өстәмә стимул булган. «Ел саен конкурс киңәя һәм көчәя бара. Ул яшь талантларга ярдәм итеп кенә калмыйча, аларны алга таба үсешкә һәм шәһәргә файда китерергә омтылуга да игътибар итәргә мөмкинлек бирә», – дип йомгаклады Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты башлыгы.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 06.12.2021
Видеорепортаж
06.12.2021 13:19
Быел 79 укучы, студент һәм аспирант Казан Мэрының исемле стипендияләрен алачак
Барлык яңалыклар