Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.02.2025, 14:12

Республика башкаласында иртәгә бераз кар һәм болытлы һава торышы вәгъдә итәләр

Татарстанда аязганда -24 градуска кадәр суытачак

Якындагы тәүлектә Татарстанда сизелерлек явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән, 1 мартта, -10..-15 градуска кадәр, аязганда -24 градуска кадәр суытачак. Көндез һава температурасы -2..-8 градус тәшкил итәчәк.

2 мартта республикада бераз җылыта, төнлә һәм иртәнге вакытта синоптиклар -8..-13 градус, аязганда -19 градуска кадәр салкын булыр, дип фаразлый. Көндез термометр баганалары -1 дән -6 градуска кадәр суык күрсәтәчәк.

Иртәгә Казанда болытлы һава көтелә, урыны белән бераз кар ява. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, тизлеге секундына 4-9 метр булачак. Һаваның минималь температурасы төнлә һәм иртән -6..-8 градус тәшкил итәчәк. Көндез термометр баганалары -1 дән -3 градуска кадәр күрсәтәчәк. Юлларда бозлавык вәгъдә итәләр.

Киләсе атна башында, 3–4 мартта, антициклон һава торышына алмашка төрле интенсивлыктагы явым-төшемнәр, бураннар һәм көчле җил белән төньяк атлантик циклоннар киләчәк. Төнлә температура фоны -7..-12 градус тәшкил итәчәк. 3 мартта синоптиклар аязганда -16 градуска кадәр салкын фаразлый, ә көндез -1 дән -6 градуска кадәр салкын булыр, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.

Барлык яңалыклар

Республика башкаласында иртәгә бераз кар һәм болытлы һава торышы вәгъдә итәләр

<p> Якындагы тәүлектә Татарстанда сизелерлек явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән, 1 мартта, -10..-15 градуска кадәр, аязганда -24 градуска кадәр суытачак. Көндез һава температурасы -2..-8 градус тәшкил итәчәк. </p> <p> 2 мартта республикада бераз җылыта, төнлә һәм иртәнге вакытта синоптиклар -8..-13 градус, аязганда -19 градуска кадәр салкын булыр, дип фаразлый. Көндез термометр баганалары -1 дән -6 градуска кадәр суык күрсәтәчәк. </p> <p> Иртәгә Казанда болытлы һава көтелә, урыны белән бераз кар ява. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, тизлеге секундына 4-9 метр булачак. Һаваның минималь температурасы төнлә һәм иртән -6..-8 градус тәшкил итәчәк. Көндез термометр баганалары -1 дән -3 градуска кадәр күрсәтәчәк. Юлларда бозлавык вәгъдә итәләр. </p> <p> Киләсе атна башында, 3–4 мартта, антициклон һава торышына алмашка төрле интенсивлыктагы явым-төшемнәр, бураннар һәм көчле җил белән төньяк атлантик циклоннар киләчәк. Төнлә температура фоны -7..-12 градус тәшкил итәчәк. 3 мартта синоптиклар аязганда -16 градуска кадәр салкын фаразлый, ә көндез -1 дән -6 градуска кадәр салкын булыр, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге. </p>