В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда аязганда -24 градуска кадәр суытачак
Якындагы тәүлектә Татарстанда сизелерлек явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән, 1 мартта, -10..-15 градуска кадәр, аязганда -24 градуска кадәр суытачак. Көндез һава температурасы -2..-8 градус тәшкил итәчәк.
2 мартта республикада бераз җылыта, төнлә һәм иртәнге вакытта синоптиклар -8..-13 градус, аязганда -19 градуска кадәр салкын булыр, дип фаразлый. Көндез термометр баганалары -1 дән -6 градуска кадәр суык күрсәтәчәк.
Иртәгә Казанда болытлы һава көтелә, урыны белән бераз кар ява. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, тизлеге секундына 4-9 метр булачак. Һаваның минималь температурасы төнлә һәм иртән -6..-8 градус тәшкил итәчәк. Көндез термометр баганалары -1 дән -3 градуска кадәр күрсәтәчәк. Юлларда бозлавык вәгъдә итәләр.
Киләсе атна башында, 3–4 мартта, антициклон һава торышына алмашка төрле интенсивлыктагы явым-төшемнәр, бураннар һәм көчле җил белән төньяк атлантик циклоннар киләчәк. Төнлә температура фоны -7..-12 градус тәшкил итәчәк. 3 мартта синоптиклар аязганда -16 градуска кадәр салкын фаразлый, ә көндез -1 дән -6 градуска кадәр салкын булыр, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.