В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хайваннарның югалып баручы һәм сирәк төрләре исемлеге фаунаның 43 вәкиле белән тулыланган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче апрель). Россиянең Кызыл китабына фаунаның 43 вәкиле - 29 төр кош һәм 14 имезүче, шул исәптән Татарстанда һәм илнең башка төбәкләрендә яшәүче соры каз кертелгән. Хайваннар дөньясы объектларының яңартылган исемлеге һәм Кызыл китапны алып бару тәртибе хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында бастырылган.
Кызыл китапка үзгәрешләр әзерләү озак вакыт дәвам итте. Документның алдагы версиясе 1997 ел белән билгеләнгән, шул ук вакытта исемлекләрне яңарту 10 елга бер тапкыр уздырылырга тиеш.
Югалган һәм сирәк төрләр исемлегенә 14 имезүче кертелде: ерткыч косатка, кыр кәҗәсе, кара бүрекле байбак, тимгелле йомран, ак төлке, буйлы сыртлан, каспий су эте, төньяк боланының берничә популяциясе, кар бәрәненең кодар төре, һинд дикобразы, себер тау кәҗәсе һәм башкалар. Беренче тапкыр Кызыл китапка 29 төр кош кертелгән, алар арасында Татарстанда һәм башка төбәкләрдә яшәүче соры каз да бар. Шулай ук югалып баручы һәм сирәк очрый торган кошлар арасында - гагара, кечкенә колпица, гуменник, касатка, камчатка көртлеге, зур подпорлик, зур ак кыр тавыгы, кара урман тавыгы, исландия песочнигы, кече веретенник һәм башкалар.
РФ Кызыл китабына беренче тапкыр кертелгән кош һәм имезүчеләр төрләренең (төрчәләрнең, популяцияләрнең) тулы исемлеге белән Россия Табигать министрлыгы сайтында танышырга була, дип хәбәр итә РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы матбугат хезмәте.