В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Террорчылыкка каршы комиссия утырышын Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин үткәрде.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче май, Алинә Бережная). Бүген Казан Башкарма комитетында террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды, аның барышында мәгариф объектларының куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары турында фикер алыштылар. Утырыш Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин рәислегендә узды. Чарада Казан прокуроры Олег Дроздов, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров, район администрацияләре башлыклары, Башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, шулай ук көч структуралары вәкилләре катнашты.
Утырыш шәһәрнең Совет районындагы 175-нче номерлы гимназиядә атыш вакытында һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алу белән башланып китте.
«Бүген без шәһәр террорчылыкка каршы комиссиясенең чираттан тыш утырышын уздырабыз. Килеп чыккан хәлнең җитдилеген һәм фаҗигалелеген исәпкә алып, мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә куркынычсызлык мәсьәләләрен өстәмә рәвештә карарга кирәк», – диде Денис Калинкин, утырышны ачып.
Мәгариф учреждениеләрендә бүген нинди чаралар күрелүе турында шәһәрнең Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, Казан мәгарифенең барлык объектларында да металлодетекторлар бар һәм видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылган. 377 объектта үткәрү режимы оештырылган, 552 объект хәбәр итү һәм эвакуация белән идарә итү системалары яисә автоном ашыгыч хәбәр итү чаралары белән җиһазландырылган, 593 объект Росгвардия бүлекчәләренә хәбәрләр тапшыру яки 112 номерына хәвефле сигнализация системасы белән җиһазландырылган. 595 учреждениедә ашыгыч чакыру төймәсе бар, 567 объект автоматик янгын сигнализациясе системалары белән җиһазланган.
Мәгариф идарәсе начальнигы сүзләренә караганда, барлык мәгариф объектларында теракт янаганда эш инструкцияләре яңартылган, эвакуация планнары, мәктәпләрдә даими рәвештә Эчке эшләр министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән гадәттән тыш хәлләр алгоритмын эшкәртү буенча инструктажлар һәм дәресләр үткәрелә.
Мәктәпләрдән эвакуация планы буенча инструктажлар ешрак үткәрү кирәклеге турында Казан буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе башлыгы Александр Мищихин әйтте. «175 нче гимназиядә укытучылар һәм укучылар тиз юнәлеш ала алдылар, югалып калмадылар, барлык алгоритмнар да дөрес үтәлде, бу зыян күрүчеләр санын киметергә ярдәм итте», – дип билгеләде А.Мищихин.
Утырышта Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы мәктәп капкасындагы магнит йозакларын урнаштырырга тәкъдим итте, бу исә билгесез затларның уку йортлары территориясенә үтеп керүенә юл куймаска мөмкинлек бирәчәк. Иминлек чараларын ата-аналарга да башкарырга кирәк, аерым алганда, балаларның челтәрдә булу вакытын чикләргә кирәк, дип саный А.Мищихин.
Бүгенге көндә шәһәр мәктәпләрендә куркынычсызлык дәрәҗәсен тикшерү уздырыла, шулай ук гомуми белем бирү учреждениеләренең урнашуын исәпкә алып, полициянең патруль-пост хезмәтләре маршруты яңадан каралды.
Исегезгә төшерәбез, кичә иртән Җәүдәт Фәйзи урамындагы 175-нче номерлы гимназиядә атыш була. Һәлакәт нәтиҗәсендә 9 кеше һәлак булган – 7 бала һәм ике өлкән кеше, 23 кеше – 20 бала һәм өч өлкән кеше хастаханәгә озатылган.