Спикер булып КФУның Татарстан тарихы кафедрасы доценты Чулпан Саматова чыгыш ясаячак
Фото: Денис Гордийко
Тыңлаучылар Казан татар укытучы мәктәбенең нинди булуын, анда кем укыганын, укытканын һәм аның белән җитәкчелек иткәнен, шулай ук уку процессының нинди булуын беләчәкләр.
Лекция 19:00 сәгатьтә буа янындагы амфитеатрда башлана. Керү – ирекле. Һава торышы начар булган очракта, тыңлаучылар белән очрашуны Гавами урыннар бинасына күчерәчәкләр (4 нче подъезд, 2 нче кат), дип хәбәр иттеләр «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәтендә.