В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2019 ел башыннан диспетчерлык идарәсенең төбәк пункты аша 252 мөрәҗәгать узган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче май). Татарстанда һәм аның башкаласында «Урман янгыннары үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе диспетчерлык идарәсенең төбәк пункты эшен дәвам итә. Һәр кеше тәүлекнең теләсә кайсы вакытында урман законнарын бозу яки урманда янгын чыгу факты турында 8(800)100-94-00 яки 8 (843)221-37-95 телефоннарына шалтыратып хәбәр итә ала. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы искәртә, шалтырату бушлай.
2019 ел башыннан диспетчерлык идарәсенең төбәк пункты аша 252 мөрәҗәгать узган, шуларның 190-ы – бердәм федераль номер буенча.