Килүчеләргә дворяннар йортында эш көннәре һәм бәйрәмнәрнең ничек узуы турында сөйләячәкләр
Апрель аенда шәһәр яшьләрен В.И.Ленинның музей-йортына – XIX гасыр рус утарына экскурсиягә чакыралар. Килүчеләр Владимир Ленин тормышы турында күбрәк белә һәм Иске Казан атмосферасын тоя алачак.
Шулай ук экскурсия барышында кунакларга дворяннар йортында эш көннәре һәм бәйрәмнәрнең ничек узуы турында сөйләячәкләр. Чаралар 2, 3 һәм 8 апрельгә планлаштырылган, катнашу өчен теркәлү кирәк. Ә 10 апрельдә кыйммәтле бүләкләр белән квиз узачак, дип хәбәр иттеләр «Яшүсмер» МБУда.
«Крылатый», «Авангард» һәм «Энергетик» яшүсмерләр клубларының рәсми төркемнәре аша язылырга мөмкин.
Экскурсияне «Тарихи зарядка» проекты үткәрә.
В.И.Ленин музей-йорты Ульянов-Ленин ур., 58 адресы буенча урнашкан.