В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бушлай мастер-класслар сериясе 17 нче майда башлана һәм 26 нчы августка кадәр дәвам итәчәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче май). Киләсе атнада Казанда эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр өчен «Бюджетсыз маркетинг» бушлай мастер-класслар сериясе старт ала. Спикер булып РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе вице-президенты Диләрә Фәтхуллина чыгыш ясаячак.
Бизнес вәкилләре белән беренче очрашу 17 нче майда узачак, анда нейромаркетинг турында фикер алышачаклар. Чара 10:00 сәгатьтә «Минем бизнес» үзәгендә Петербург урамы, 28 (3 нче кат) адресы буенча башлана, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.
Тренинглар 26 нчы августка кадәр ике атнага бер тапкыр узачак. Алар партизан маркетингы һәм HR-маркетинг, эшмәкәрнең шәхси бренды һәм сарафан радиосы белән эшләү кебек темаларга багышланачак. Шулай ук бизнес вәкилләренә партнерлар белән ничек килешү төзергә һәм ничек бәяләмәләр аша сатуны оештырырга икәнен сөйләячәкләр.
Мастер-класслар графигын ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды сайтында «Чаралар» бүлегендә күзәтеп була. Аларда катнашу өчен гаризалар МСП.РФ платформасында кабул ителә. Мәсәлән, «Региональ ярдәм чаралары» бүлегендә «Минем бизнес» үзәгенең укыту чараларына язылу» хезмәтен сайларга кирәк.
Мастер-классларны «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге оештыра.