В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ике чакрымга сузылган яңа участок дублерны Идел буе урамы белән тоташтырачак һәм Барлык диннәр гыйбадәтханәсе янындагы тимер юл кичүендә машиналар хәрәкәтен киметәчәк
Марат Мөгыйнов фотосы
2026 елда Горький шоссесының дублерын төзү кысаларында 1,8 чакрымга сузылган яңа участокны сузу эшләре планга кертелгән. Юл магистральне Идел буе урамы белән тоташтырачак, бу исә көчле транспорт агымын җайга салырга һәм Барлык диннәр гыйбадәтханәсе янындагы тимер юл кичүендә машиналар хәрәкәтен киметергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
«Дублер акрынлап М-7 трассасына якынлаша. Ул алдагы елларга нәкъ менә әлеге трасса белән тоташырга тиеш тә. Республика рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка әлеге мәсьәләне хуплавы һәм шәхси контрольдә тотуы өчен рәхмәт белдерәм. Катлаулы икътисади вәзгыятькә карамастан, без эре инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруны дәвам итәбез», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, Горький шоссесы дублерын төзү эшләре 2021 елда башланган иде. Әлеге дублерның беренче чиратын төзү эшләре ике участокка бүлеп алып барылды. Несмелов урамыннан Адмирал буасына кадәр салынган беренче участокның озынлыгы 1,5 чакрымны тәшкил итә, ул 2021 елда төзелгән. Адмирал буасыннан Барлык диннәр гыйбадәтханәсенә кадәр сузылган икенче участокның озынлыгы – 4,7 чакрым. Дублерның әлеге өлеше 2023 елда ачылган. Юл буенда тротуарлар һәм велосипед юлы эшләнгән.