Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.03.2024, 09:00

Даниел Маринов Россия чемпионатында җиңүе, БРИКС уеннарында катнашуы һәм Казанда яраткан урыны турында сөйләде

Спорт гимнастикасы буенча ике тапкыр Россия чемпионы KZN.RUга биргән әңгәмәсендә киләчәккә планнары белән уртаклашты

Фото: Россиянең Спорт гимнастикасы федерациясе

Узган атнада Сочида спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионаты узды, анда Татарстан җыелма командасы җиде медаль яулады. Күп төр ярышта 84,25 балл җыйган казанлы Даниел Маринов ике тапкыр ил чемпионы булды. Ул Олимпия чемпионы Артур Далалоянны узып китә алды. Казан спортчысы шулай ук ирекле күнегүләрдә алтын медаль иясе. Радик Кормангалиев җитәкчелегендәге Россия җыелма командасына 19 яшьлек спортчы 2018 елда кушыла. Даниел Маринов KZN.RU хәбәрчесенә чемпионат алдыннан нәрсә белән очрашырга туры килүе һәм берьюлы ике җиңүне ничек яулавы турында сөйләде. Шулай ук гимнаст быел Казанда узачак БРИКС уеннары уңаеннан планнары белән уртаклашты.

Россия чемпионатына җыеннар ничек узды?

Минем өчен чемпионат бик уңышлы узды. Дөресен генә әйткәндә, мондый нәтиҗә көтмәгән идем. Җыен вакытында бик күп имгәнүләр алдым, шуңа күрә ярышларда чыгыш ясый алуым шикле иде. Сочига китәр алдыннан соңгы биш көндә бөтенләй шөгыльләнмәдем, күнегүләр ясамадым, чөнки аркамны имгәттем, иңбашым да авыртып торды.

«Сириус»ка килгәч, күнекмәләр вакытында аркамның бүтән борчымавын сиздем. Чөнки табиблар, физиотерапевтлар тарафыннан зур эш башкарылды, Кытай медицинасына да мөрәҗәгать иттек. Мин үз комбинацияләремнең кайбер элементларын һәр снарядта диярлек ясап карарга тырыштым. Ярышлар якынлашкан саен авыртулар бетте, аркамның борчымаячагына, чыгышларның яхшы үтәчәгенә ышаныч та артты.

Сочида чемпионат ничек узды? Нинди хисләр белән кайттыгыз?

Ярышларның беренче көнендә мин һәрвакыт борчылам, ләкин үземне тиз кулга алам. Квалификациядә чыгышым мактанырлык булмады, әмма, авырткан арканы исәпкә алсаң, минем өчен барысы да яхшы үтте. Соңгы снарядта, боҗралардагы комбинациядән соң, кинәт кенә иңбашым авырта башлады. Шуңа да карамастан, шәхси күп төр ярыш буенча финалда чыгышым уңышлы узды – беренче урынга лаек булдым. Чыгышлар вакытында адреналин нәтиҗәсендә җилкәнең авыртуын сизмәдем дә диярлек.

Мин алты снарядтан чемпионатның дүрт финалында чыгыш ясадым. «Ат»ка эләкмәдем, чөнки квалификациянең беренче көнендә егылдым. Күп төр ярышта җиңгәннән соң, җилкәдәге авырту аркасында боҗралардан да баш тарттым. Шуның белән финалның беренче запас спортчысына – Пензадан Олег Ступкинга чыгыш ясау мөмкинлеге бирдем. Ул өченче урынга чыкты. Аның җиңүенә ышанган идем.

Нәтиҗәдә мин ирекле күнегүләрдә, терәк белән сикерүләрдә, параллель борысларда һәм перекладинада чыгыш ясадым. Соңгы ике елда ирекле күнегүләрдә җиңү яулаганым булмады, икенче яки өченче урыннар ала идем. Әмма ярышлар узачак көнне үз-үземә бик нык ышандым. Бу миңа беренче баскычка күтәрелергә ярдәм иткәндер, дип уйлыйм. Финалда терәк белән сикерүдә күнегүне дөрес башкармадым, нәтиҗәдә дүртенче генә булдым. Параллель борысларда да, егылып, тупас хата җибәрдем. Шулай да икенче урынны алуга ирештем. Ярышларның соңгы көнендә перекладинада беренче булып чыгыш ясадым, комбинацияне уңышлы башкардым. Ләкин командадашым Сергей Найдин катлаулы комбинация белән беренче урынгы чыкты, мин икенче булдым.

Сочидан канәгатьлек хисе белән кайттым, ниһаять, ярышлар тәмамланды. Мин аларны, имгәнүләр булуга карамастан, уңышлы уздым.

Спортчылар программаны башкарганда нәрсә турында уйлыйлар?

Ярышлар вакытында баш миен ял иттерү, ә менә гәүдәне мөмкин кадәр күбрәк эшләтү мөһим. Элементлар турында да уйларга кирәкми, чөнки бу спортчыны бутарга мөмкин, нәтиҗәдә тупас хата җибәрәсең. Шәхси тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам: әлеге алым 90% очракта эшли.

Командада спортчылар арасында көндәшлек бармы?

Һәрбер җыелма командада да көндәшлек бар, ансыз мөмкин түгел. Минемчә, ул һәр коллектив эчендә булырга тиеш, югыйсә югары нәтиҗәләргә ирешә алуың икеле. Мәсәлән, командада нинди дә булса лидер барлыкка килә, аңа барысы да тиңләшә башлый, хәтта аны уздырырга да тырышалар. Спортчылар аның ничек һәм нәрсә эшләвен генә анализлап калмый, ә бәлки үз осталыгын да бәяли. Көндәшлек безнең командада да бар, әмма дуслар арасындагы көндәшлек. Ә менә көнчелек һәм тәгәрмәчкә таяк тыгу юк, без һәрвакыт бер-беребезгә ярдәм итәбез.

Гимнаст булу теләге ничек туды?

Биш яшьтә кеше нәрсә белән шөгыльләнергә теләвен аңлап бетерми. Шөгыльне аңа күбесенчә әти-әнисе сайлый. Әнием үз вакытында дөрес карар кабул иткән. Мин гиперактив бала идем, беркайчан да бер урында утырып тора алмадым, гел ниндидер хәрәкәт кирәк иде. Менә шулай әни мине спортның әлеге төренә бирергә булды.

Кайсы снарядта комбинацияләрне яратып башкарасыз?

Яраткан снарядым – перекладина. Бала чагымда ул миңа бик авыр бирелде. Россия җыелма командасына эләккәч, аңарда төрле катлаулы элементларны өйрәнә башладым. Бу миңа ошап китте, снарядка карата азарт уянды.

Сез ике шәһәрдә яшисез. Кайда ешрак буласыз: Мәскәүдәме яки Казандамы?

Мин күп вакытымны Мәскәүдә үткәрәм, чөнки башкалада даими рәвештә җыеннар уза. Өч атна Мәскәүдә, бер атна Казанда яшим, дияргә була. Кайвакыт җыеннар берәр айга да сузыла, бу гадәттә ниндидер зур ярышлар алдыннан була.

Бу җәйдә Казанда узачак БРИКС уеннарында катнашырга планлаштырасызмы?

Әлбәттә, мин Казанда Гимнастика үзәгендә узачак БРИКС уеннарында катнашырга ниятлим. Ләкин башта командага сайланырга, ә аннан соң яхшылап әзерләнергә туры киләчәк. Иң мөһиме – барысы да яхшы һәм бернинди имгәнүләрсез үтсен. Ахыргы максат – лаеклы чыгыш ясап, илебез өчен медальләр яулау.

Казанның инфраструктурасын ничек бәялисез? Монда булачак чемпионнарны тәрбияләү өчен барысы да бармы?

Шәһәрнең инфраструктурасы зур тизлек белән үсә, бигрәк тә соңгы елларда. Казан – Россиянең спорт башкаласы. Биредә күп төрле спорт комплекслары эшли. Спортның барлык төрләре буенча да республиканың үз чемпионнары бар, моның өчен зур эш башкарыла. Беренче адымнарымны Үзәк стадионда ясадым, хәзер Казанга кайткач, Гимнастика үзәгендә шөгыльләнәм. Минем дисциплинадагы спортчылар өчен шәһәрнең төрле нокталарында яңа объектлар төзелүен телим. Бездә бер объект – үзәктә, икенчесе – «Горки»да. Авиатөзелеш яки Яңа Савин районнарында тагын бер үзәк төзелсә, бик шәп булыр иде.

Казанда күп вакытыгызны кайда үткәрәсез? Шәһәрдә яраткан урыныгыз бармы?

Казанда яшәү өчен иң яхшы район – «квартал». Үзем шунда яшим, дусларым белән шунда очрашам. Аның инфраструктурасы төрле, ял итү өчен матур урыннар, рестораннар һәм сәүдә үзәкләре җитәрлек. Шәһәрдә яраткан урыным – «Ак чәчәкләр» бульвары.

Балаларын спорт гимнастикасына бирергә теләгән ата-аналарга киңәшләрегез.

Балаларыгызга һәрдаим ярдәм итегез, хәтта алар үскәч тә. Барлык эштә дә ярдәм кирәк. Шулай ук баланы, аның үз спорт төрендә нәрсәгә ирешергә теләвен аңлау бик мөһим. Күбрәк аралашыгыз, максатлары белән кызыксыныгыз.

Танылган спортчы булу өчен табигатьтән бирелгән талант кына җитәме?

Талант күп нәрсә бирә, ләкин бу тормышта тырышлыксыз бернәрсәгә ирешеп булмый. Ялкаулык талантны юк итәргә мөмкин. Шуңа күрә тырышлык – спортчы карьерасында бик мөһим аспект.

Диләрә Гафурова

Барлык яңалыклар