Бушлай математика дәресләре 1 нче октябрьдә узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче сентябрь). 1 нче октябрьдә Казан мәктәп укучылары өчен «Ак чәчәкләр» бульварындагы паркның иҗади остаханәсендә математика буенча бушлай дәресләр үткәреләчәк.
15:00 дән 15:50 гә кадәр 10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен «Рациональ һәм иррациональ тигезләмәләрне чишү» темасына дәрес үткәреләчәк. 16:00 дән 16:50 гә кадәр укучыларга турыпочмаклы өчпочмак чишелешен аңлатачаклар.
17:00 сәгатьтән 17:50 сәгатькә кадәр 8 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары өчен вакланмаларга багышланган дәрес үткәреләчәк. 18:00 дән 18:50 гә кадәр аларга гомуми төрдәге өчпочмаклар турында сөйләячәкләр. Укучылар белән математика укытучысы, төп дәүләт имтиханы һәм БДИга әзерлек буенча белгеч Розалия Әхмәтшина шөгыльләнәчәк.
Дәресләрдә катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк. Гаризалар +7 (937)004-99-42 телефоны буенча кабул ителә, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә.