В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иң яшь әнинең яше – 17, иң яшь әтигә 20 яшь.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче март). Узган атнада Казан ГХАТ бүлекләрендә 349 бала тууы теркәлгән: 183 малай һәм 166 кыз.
Иң яшь әнинең яше – 17, иң яшь әтигә 20 яшь. Иң өлкән әнигә – 44, иң өлкән әтигә исә 53 яшь. Иң җиңел авырлыктагы бала 1280 грамм булса, иң зурысы – 4830 грамм.
Бу атнаның балалар исемнәре арасында иң популяры түбәндәгеләр: Кәрим, Ранель, Алинә, Алия, Раяна, Владимир, Әмир, Матвей, Софья, Әминә, Алисә. Ата-аналар үз сабыйларын кушкан иң сирәк исемнәр: Әлминә, Марик, Данелия, Анатолий, Златослав, Нурлан, Теона, Гордия, Нәзилә, Ризван, Асылъяр, Раян, Даян.
Шул ук вакыт эчендә шәһәрнең ГХАТ бүлекләрендә 170 пар үзләренең никахларын теркәде, дип хәбәр итә Казанның ГХАТ идарәсе.