Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.11.2020, 16:30

Декабрьдә Казанда Нуриев фестивале узачак

«Кремль балеты» театры Татарстан башкаласында беренче тапкыр «Руслан һәм Людмила» спектаклен күрсәтәчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы ноябрь). 17-26-нчы декабрь көннәрендә М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында Рудольф Нуриев исемендәге XXXIII Халыкара классик балет фестивале узачак. Балет форумы Казанда май аенда узарга тиеш иде, әмма пандемия белән бәйле рәвештә декабрь аена күчерелде.

Фестиваль программасы сигез спектакльдән торачак. Барыннан да элек, бу М.Җәлил исемендәге театрның чакырылган йолдызлар һәм Казан труппасының әйдәп баручы солистлары катнашында куелган спектакльләре: афишага П.Чайковскийның «Лебединое озеро», Л.Минкусның «Баядерка» һәм «Дон Кихот» классик репертуары шедеврлары, шулай ук Ф.Яруллинның «Шүрәле» милли балеты (21-нче декабрьдә спектакль язылуның 75 еллыгына багышланган күрсәтү) кергән. Моннан тыш, фестиваль кысаларында чакырылган ике балет коллективы да киләчәк: «Кремль балеты» театры Казанда беренче тапкыр М.Глинка – В. Агафонников музыкасына «Руслан һәм Людмила» спектаклен, Борис Эйфман балет театры – П. Чайковский музыкасына «Анна Каренина» спектаклен күрсәтәчәк. Чакырылган коллективларның спектакльләре фонограмма астында узачак.

Фестиваль спектакльләрендә катнашу өчен Россиянең әйдәп баручы театрлары солистлары чакырылган. Зур театр труппасын Ольга Смирнова, Якопо Тисси, Мария Виноградова, Давид Мотта Соарес, Марк Чино һәм башкалар тәкъдим итәр дип көтелә. «Баядерка» спектаклендә Солорның ролен Мариинский театры премьеры Кимин Ким, «Дон Кихоте»да Базиль партиясен – дөнья балеты йолдызы Иван Васильев (Михайлов театры) башкарачак. «Шүрәле» спектаклендә төп рольләрне М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры солистлары Кристина Андреева, Михаил Тимаев һәм Олег Ивенко башкара.

Башкаручыларның тулы составы театрның рәсми сайтында соңрак күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар