Иртәгә татар телендә ачык хореография һәм спорт дәресләре башланачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июнь). Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында Казанның паркларында һәм скверларында иртәгәдән ачык хореографик һәм спорт дәресләре башлана. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» («В движении – жизнь») проекты җәй буе дәвам итәчәк.
Казанлылар теләсә кайсы юнәлешне сайлый ала: халык биюе, фламенко, «Яшел фитнес», стретчинг, зумба, импровизацион джем. Дәресләр Түбән Кабан күле буенда, Горький исемендәге һәм «Черек күл» паркларында, Юлиус Фучик урамы һәм «Ак чәчәкләр» бульварларында узачак.
Тренерлар һәм укытучылар сыйфатында театр актеры Нурбәк Батулла, ТР халык артисты, «Казан» бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова, ТР җыр һәм бию ансамбле солисты Алсу Мәгъсүмҗанова һәм башкалар чакырылган.
Беренче дәресне 3-нче июнь көнне 19:00 сәгатьтә Түбән Кабан күле яр буенда йога буенча тренер Ләйсән Бикмуллина һәм телерадиотапшырулар алып баручысы Айваз Садыров уздырачак (Г.Камал исемендәге театр янындагы мәйданчык). Дәрескә уңайлы киемдә һәм аяк киемендә килергә, үзе белән келәм алырга кирәк.