В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының ачык дәресе 28 нче августта узачак.
Фото: Денис Гордийко
Перформанс Нүрбәк Батулланың әкият укуы белән башланып китәчәк. Аның тексты тамашачылар күз алдында, аудиоформатта язылып, музыкага әвереләчәк. Һәркем әлеге көйгә импровизация башкара алачак. Чара җанлы музыка астында узачак – композицияләрне Ислам Вәлиев һәм Сугдэр Лудуп башкарачак.
Чара 18:00 сәгатьтә башлана, керү ирекле, дип хәбәр итә Казан шәһәре Башкарма комитетының Телләр культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.
Исегезгә төшерәбез, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» парклардагы җәйге иҗат һәм спорт дәресләренә 2021 нче елда, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында, старт бирелде. Узган ел барлыгы 14 мастер-класс үтте. Быел проект дәвамында әлегә «Ярмәк вагы» татар биюе, чечетка, аэробика, татар халык биюе, брейк-данс, «Зәлидә» җырлы-биюле уены, егетләр татар биюе, балалар өчен зарядка буенча барлыгы 8 мастер-класс оештырылды. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» чаралары Казан Мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә июнь-сентябрь айларында үткәрелә.